"Башгидрометүзәк"тә «Башинформ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, ял көннәренә якынрак республикага җәйге җылылык кайтачак. Бүген көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк. Һава температурасы +20, +25 градус тәшкил итәчәк.Иртәгә, 16 июньдә, болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшемсез, республиканың көньяк районнарында гына кыска вакытлы яңгырлар яву ихтимал. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк. Термометр баганалары төнлә +10, +15, төньяк-көнчыгышта +5, көндез +23, +28 градус күрсәтәчәк.Шимбә көнне, 17 июньдә, яңгыр көтелми. Җил төньяк, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк. Һава температурасы төнлә +10, +15, көндез +20, +25 градус тәшкил итәчәк.Фото: "Башинформ" агентлыгы