Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Ике укучыда — 100әр балл

Агымдагы елда профильле дәрәҗәдәге математика буенча БДИда 7745 кеше катнашты. Ике чыгарылыш сыйныф укучысы имтиханда максималь 100 балл алды. 296 унберенче сыйныф укучысы 81 һәм аннан югарырак балл алды. Профильле дәрәҗәдән аермалы буларак, база дәрәҗәсендәге математика буенча имтихан 100 балл белән түгел, ә 5 баллы шкала буенча бәяләнә. БДИ нәтиҗәләре белән чыгарылыш сыйныф укучылары Башкортстан Республикасы буенча Дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре белән танышу сервисының шәхси кабинетларында, шулай ук үз мәктәпләрендә таныша ала. Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда урыс теле буенча БДИда 15 меңгә якын кеше (14 661) катнашты. 24 укучы 100 баллы нәтиҗә күрсәтте — алар Тәтешле, Куергазы, Зианчура, Дүртөйле, Дуван, Учалы, Әлшәй, Салават районнары, Уфа, Туймазы, Бөре, Стәрлетамак, Нефтекама шәһәрләре, шулай ук 1нче Республика полилингваль күппрофильле гимназиясе һәм Республика инженерлык лицей-интернаты укучылары. 7 июньдә республикада химия, әдәбият һәм география буенча Бердәм дәүләт имтиханының беренче нәтиҗәләре билгеле булган иде. Башкортстанның 20 укучысы 100 балл алды, шуларның 3се — география, 1се — әдәбият, 16сы химия буенча. Башкортстанда БДИның төп чоры 26 майдан 20 июньгә кадәр уза. 16 һәм 17 июньдә чит телләр буенча имтиханның телдән өлеше («сөйләм» бүлеге) узачак. Ә 19 һәм 20 июньдә укучыларга информатика һәм ИКТ буенча БДИ тапшырырга туры киләчәк. Билгеле булуынча, 2021 елдан башлап, Башкортстанда Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча 100 балл җыйган һәм дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-белем бирү үзәгендә катнашучы төбәк вузларына укырга кергән республика мәктәпләрен тәмамлаучыларга ел саен 150 мең сум күләмендә төбәк Башлыгының бер тапкыр бирелә торган премиясе булдырылган.Фото: gazetapik.ru