Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Тәһарәтне дөрес аласызмы?

Менә шушы дүрт фарыз үтәлгән тәһарәт белән намаз укырга була. Моннан тыш Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәте бар. Кыямәт көнендә аның шәфәгатенә ия булыр, аның белән бергә җәннәткә керер өчен, аның сөннәте буенча яшәргә тиешбез. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәтенә авыз, борынны өч тапкыр чайкау керә. Бары ашыкканда, җитди сәбәпләр булганда гына, үтәми калдырырга мөмкин. Әгәр әллә нигә бер ашыгып калдырсаң, гаеп юк.Сөннәтне кеше белеп, даими калдыра икән, бу гөнаһлы гамәлгә әйләнергә мөмкин. Тәһарәт сөннәтләрен калдырмау яхшырак. Кеше кулын юганда, кул белән кылган гөнаһлар, битен, авызын юганда, күз, тел гөнаһлары су белән юылып төшә, дигән хәдисләр дә бар. Бу тәһарәт камил булсын өчен дә кирәк. Сакал булса, аны да сыпырып кую сорала. Иң аянычы — гади юка оекка мәсех кылучылар бар. Бу — бөтен дүрт мәзһәбтә тыелган гамәл. Аякка тубыкны каплап торган күн оек кигәндә генә, аңа мәсех кылырга рөхсәт ителә. Аны да иң башта тәһарәтле килеш кияргә кирәк”, - дип яза “Ислам нуры”.Фото: “Ислам нуры”