Киңәшмәне ачып, төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Уфа дәвалау учреждениеләренең хәзерге торышы шәһәр халкына сыйфатлы медицина хезмәтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирми. Башкортстан Башлыгы республика Хөкүмәтенә һәм төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгына бу елның 15 августына кадәр Уфаның беренчел звеносын этаплап модернизацияләү планын әзерләргә һәм аны бюджет финанславын тәэмин итәргә йөкләде. Якынча параметрлар буенча, 2024 елда бу максатларга 500 миллион сум юнәлтергә планлаштыралар, ә алга таба - ел саен 1 миллиард сум. Программаны берничә төп юнәлеш буенча гамәлгә ашыралар: транспорт паркын яңарту, яңа клиника-диагностика җиһазлары сатып алу, гамәлдәге поликлиникаларга капиталь ремонт ясау һәм дәваханәләр төзү. - Юл-транспорт һәлакәте, янгын, җинаятьчелек һәм башка юнәлешләр буенча үлүчеләр саны кимеде. Бу нәтиҗә белән горурланабыз. Без үзебезне һәрвакыт Идел буе федераль округы төбәкләре белән чагыштырабыз. Берничә ел элек без соңгы урында идек. Хәзер Башкортстан 3нче урынга күтәрелде. Безгә әле үсәр урын бар, әмма без алга таба зур адым ясадык, - диде Радий Хәбиров. Фото: glavarb.ru
Башкортстанда сәламәтлек саклау системасын модернизацияләү программасын әзерлиләр
14 июня 202314 июн 2023
~1 мин