- Бүген без «Башавтотранс»ка яңа автобуслар тапшырабыз. Соңгы дүрт елда автопаркны яңарттык, машина йөртүчеләрнең эш шартларын яхшыртабыз, - диде Радий Хәбиров. - Бу автобуслар туристик һәм шәһәрара рейслар башкарачак. Ышанам, пассажирларга һәм машина йөртүчеләргә аларда уңайлы булачак. Сезгә авариясез йөрү һәм яхшы юллар телим! "Yutong" маркалы яңа техниканы бөтен Русия буенча халыкара маршрутларга хезмәт күрсәтү өчен сатып алганнар, шул исәптән яңа төбәкләр дә. Исегезгә төшерәбез, "Башавтотранс" Кара диңгез курортларына маршрутлар ачарга планлаштыра. Тиешле гаризаны компания Русия Транспорт министрлыгына юллаган. Төбәк җитәкчесе 53 кеше сыйдырышлы туристик автобусларны карады. Аларда - җайга салына торган пассажир креслолары, зур багаж отсегы, иярчен навигация, кондиционирлау системасы, тахографлар, мониторлар, электрон җайланмаларны зарядкалау өчен USB-портлар.
"Башавтотранс" автопаркын 30 яңа туристик автобус тулыландырды
14 июня 202314 июн 2023
~1 мин