Моны белү бүгенге хезмәткәрләргә генә түгел, күпчелек гәзит укучылар өчен дә кызыклы булырга мөмкин, чөнки монда телгә алынасы исемнәр арасында матбугатта, әдәбиятта, җәмәгатьчелектә якты эз калдырганнары да булыр. Ә ни өчен түгәрәк булмаган нәкъ менә шушы дата? Монда бернинди сер, хикмәт юк. Шул елның 21 гыйнварында — В. И. Ленинның вафатына 51 ел тулган көнне мин “Кызыл таң”да хезмәт юлымны башлаганда редакциянең кайсы бүлмәсендә кемнәр нинди эш башкарганы, фотога төшереп алынган кебек, һаман күз алдымда. Беренче тәэсир онытылмаслык була бит. Шул чактагы коллективның иң соңгы “могиканы” булып, мин үткән елның 1 ноябрендә пенсиягә чыктым. 73 яшем тулып үткәч. Хәзер артка борылып карарга, чагыштырырга да вакыт бар.Матбугат йорты тышкы яктан һаман да шул килеш кебек. Алдына 1981 елда куелган Шаһит Ходайбирдин һәйкәле тирә-юньне ямьләп тора. 50 ел элек утыртылган һәм дистәләрчә еллар су сибеп карап үстергән агачлар алтынчы кат биеклегенә җитеп килә. Бинаның эче шактый тузган, әлбәттә. Көньякка караучы бүлмәләрдә кышын — түзеп булмаслык салкын, җәен — тын алгысыз эссе.Шулай итеп, еллар агышын кирегә борыйк та 1975 елның гыйнварын күз алдына китерик. Лифт белән күтәрелеп, алтынчы катта чыгыйк, кызыл келәмнән (“обкомдагы кебек”, диләр иде) коридорның көнбатыш очына — иң түргә барып басыйк һәм сәяхәтне шуннан башлыйк. Зур тәрәзә. Аның каршында идәндәге агач мичкәдә гаять зур фикус гөле үсеп утыра. Урам якта – кабул итү бүлмәсе. Коллективның җитәкчесе (бу мәкаләдә мин аны ул замандагыча “редактор” дип алам) Ремель Дашкин шул вазыйфада 8нче ел иде. Үзгәртеп коруның тәүге корбаннарының берсе булды ул.1985 елдан халкыбыз кычытмаган җирне кашу белән дә артык мавыгып китте. Мәсәлән, телебезгә урысчадан яисә Европадан кергән, гасырлар буе инде үзебезнекенә әйләнгән күп сүзләрдән баш тартып, гарәп-фарсының әллә кайчан онытылып, сөрсеп беткән “җөмһүрият”, “сәркәтип” кебек сүзләренә табыну башланды. Моңардан телебез үсмәде, ныгымады, ә нәрсә булганын бүген үзебез күрәбез. “Мөхәррир” сүзе Тукай заманындагы язмаларда гына очрый иде. Мәсәлән, аның Гаяз Исхакыйга багышланган “Мөхәрриргә” дигән шигыре бар. Уйлап карасаң, гәзит мәкаләсен бит редакторлыйлар. Аны берничек тә “мөхәррирләп” булмый! Гәзит җитәкчесен бездә “мөхәррир” дип атау 1986 елдан керде. Тираж нык кими башлаган 1991 елда “баш мөхәррир” пәйда булды.Һәр сишәмбедә төп өч гәзитнең дә (“Совет Башкортостаны”, “Советская Башкирия”, “Кызыл таң”) редакторларының эш көне республика җитәкчесе Мидхәт Шакиров белән очрашудан башланды: ул аларга теләкләрен әйтте, җитешсезлекләрен күрсәтте. “Яшел йорт”тан (ул чакта “Ак йорт” түгел иде әле) кайткач, редакторлар үз коллективларында планерка үткәрә иде. Аның төгәл вакыты да билгеле: сәгать 11дә. Атап әйткәндә, “Кызыл таң”ның соңгы 6 санына күзәтү ясалды. Бу эшне аларны чыгаруда һич тә катнашы булмаган журналист (бүлек мөдире), ә кайчакта университетның татар кафедрасыннан берәр галим башкара иде. Р. Дашкинныкына каршы бүлмәдә аның беренче урынбасары Фәнүн Рамазанов утырды. Эшкә җаны-тәне белән бирелгән бу абзый 51 яшендә беренче тапкыр йөрәк өянәге кичерде һәм түбәнрәк вазыйфага күчте. Пенсия яшенә чак барып җитте, 62 яшендә вафат булды... Ул утырган бүлмәдә хәзер редакциянең кирәк-яраклары саклана, шунда ук үзнәшер ысулы белән китаплар чыгаруга әзерләнә.Кабул итү бүлмәсе хуҗабикәсе, ягъни секретарь – өлкән яшьтәге шактый сөйкемле һәм мәдәниятле Зәйтүнә Вәлиева иде.Моннан коридорга чыккач – ишегенә “Секретариат” дип язылган бүлмә. Бу инде – редакциянең иң кайнар ноктасы, “штабы”. Җаваплы секретарь Тамьян Бикмаев – күп укыган, тирән белемле, башында идеяләр кайнап торган тынгысыз җанлы кеше. Очерклар остасы. Гомерен гәзит эшенә багышламаса, менә дигән прозаик, драматург чыккан булыр иде үзеннән, дип уйлыйм. Академия театрында аның Иван Якутовка багышланган “Соңгы алыш” дигән драмасы да куелды. Гәзиттә басыласы барлык материаллар җаваплы секретарь өстәленә кертеп салына. Ул аларны караштырып чыгып, һәр атнада 6шар санлык итеп туплап, Р. Дашкинның урынбасарларына укырга бирә. Т. Бикмаевның үзенең урынбасарлары да икәү, алар, чиратлашып, һәр санны “алып баралар”, ягъни типографиядә басарлык хәлгә җиткерәләр, көн аша аларның эше ярты төннәрдә генә бетә. Чиктән тыш тыныч, азсүзле Вафа Мостафин. Нинди генә ашыгыч, четерекле эш башкарганда да бәргәләнми, каударланмый, тавышын күтәрми. Төгәл, пөхтә кеше, өстәл өстендәге һәр кәгазе үз урынында ята. Ял көннәрендә нефть чыгаручылар, аны эшкәртүчеләр, химиячеләр, төзүчеләр янына барып, зур-зур очерклар яза. Шуларны туплап, берничә китап та чыгарды. Секретариатның өченче хезмәткәре Равил Хәкимов физкультура һәм спорт темасын даими яктыртты. Татар, урыс, башкорт, немец телләрен яхшы белүче, әмма эштә бераз таркаурак, чәбәләнүчәнрәк кеше иде. Кызганыч ки, гомере аянычлы тәмамланды.Җаваплы секретарь карамагында тагын – фотожурналист Әгъләм Зараев. Бөек Ватан сугышы ветераны. Аның төп эш урыны К. Маркс урамы, 25тә – фотолабораториядә булса да, вакытының күп өлеше районнарда үтә. Редакциядә атна-ун көнгә җитәрлек фотолар калдыра да, автобуска, поездга, самолетка утырып, республиканың ерак бер почмагына юл тота. Кочагы белән фотолар алып кайту өчен! Якын-тирәгә йөгереп барып фотога төшереп килүне өнәми иде ул. “Курьер” дигән вазыйфа да бар иде. Бу эшне 1944 елдан бирле Җиһан Фаризова башкарып килгән. Ире сугышта үлгән, бер улын һәм ике кызын ялгыз үстергән кырыс һәм үзенчәлекле холыклы бу апаның күзенә чалынмаска, теленә эләкмәскә тырышалар иде редакциядә. Аңа бәйле кызык кына мәзәкләр дә йөри иде. Менә шуларның берсе. Гәзиткә озак еллар җитәкчелек иткән Гата Алмаевка ул “Алмай” дип кенә дәшә торган булган. Ул заманда коллективта байтак ир-егетләр эчәргә яраткан. Бервакыт ниндидер бәйрәмнән соң боларның хәле мөшкел, тегендә-монда сугылып йөриләр икән. Җиһан апа хуҗага кергән дә: “Алмай, боларның мондый йөрүеннән файда юк. Йөзләре шешенгән, күзләре күкәй булган. Кайтарып җибәрәм мин аларны”, – дигән. “Кайтар, Җиһан, кайтар! Бар әйт, кайтып китсеннәр!” – ди икән Гата Алмаев...Курьерның төп эше – секретариаттан типографиягә материаллар илтү, 7нче катта урнашкан телетайп аша килгән хәбәрләрне алып төшү. Ләкин секретариат егетләре аңа эндәшмәүне, барысына да үзләре йөгерүне өстен күрә иде. Җиһан апа гомеренең ахырынача – 80 яшькә якынлашканчы курьер булып исәпләнде. Ул күп вакыт теге фикус гөле янындагы кәнәфидә йокымсырап утыра иде, әлбәттә. Аның китүе белән бергә “курьер” дигән сүз дә онытылды. Туксанынчы еллар башында фикус гөле утырган урынны бүлмә ясадылар, анда “брокер” дигән кешеләр утырды. Бу сүзнең нәрсә аңлатканын берәр кеше белә микән? Совет заманында чыккан сүзлекләрдә дә юк ул. Сәүдә өлкәсендәге арадашчылардыр, дип уйлыйм мин аларны.Бу бүлмә хәзер – “Тулпар” журналы рәссамы һәм версткалаучысының эш урыны. Ә элекке секретариатта “Әллүки” журналы редакциясе урнашкан.Тагын ике-өч адым атлауга Расих Ханнанов озак еллар утырып эшләгән бүлмәгә барып җитәбез. Үзе дә бик актив иҗатчы буларак, яныннан шагыйрьләр, язучылар, композиторлар, җырчылар һич өзелеп тормады. Кемнеңдер аның кабинетында яңгыратып җырлап җибәрүе беркемне дә гаҗәпләндерми иде. Һәм боларның берсе дә Расих абыйның төп эшенә – материалларны редакторлауга комачауламый иде. Иң буталчык, четерекле заманнарда да өч ел ярым ул баш мөхәррир эшен башкарды. Озын гомер кичереп, 89нчы яшендә вафат булды. Аңа каршы бүлмәдә информация, әлегәчә әйткәндә, яңалыклар бүлеге иде. Мөдире – байтактан эшләүче Әдһәм Мәүлиев, хәбәрчеләре – яңарак кабул ителгән Наҗия Даянова һәм Клара Гыйләҗева. Озакламый алар өчесе дә төрле бүлекләргә югарырак вазыйфаларга үрләтелде. Биредә хәзер – баш мөхәррир урынбасары Фәнис Гәрәевның эш урыны.Аның янәшәсендә чисталыгы белән күзнең явын алып торган бүлмә. Ул вакытта 60 яшен тутырып килүче һиммәт гәүдәле Фәйзи Шаяпов – үз хәбәрчеләр җитәкчесе. Аларны ул “минем егетләр” дип атый. Ә алар тугыз кеше: Мариус Максютов (Стәрлетамак төбәге), Марис Нәзиров (Мәләвез), Суфиян Әбүзәров (Бәләбәй), Зөфәр Хәмидуллин (Бүздәк), Өлфәт Гәрәев (Дүртөйле), Әниф Яхин (Борай), Эдуард Әгъзамов (Нефтекама), Рәис Риянов (Караидел), Вәли Җиһаншин (Туймазы). Фәйзи абый бүлмәсендә татарча чыккан район гәзитләре дә тупланып бара, ул аларга вакыт-вакыт күзәтүләр ясап, “Кызыл таң”да бастыра. Ул язмаларны партия өлкә комитетында да югары бәялиләр иде. Хәзер бу бүлмәнең хуҗасы – баш мөхәррир урынбасары Рәфис Сәяхов. Янә урам якка күз ташлыйк. Партия тормышы бүлеге. Аның мөдире Зөфәр Сабирҗанов берүзе генә утыра иде әле. ”Кызыл таң”дагы хезмәт юлының тәүге 8 айга якыны аның янында үтте. Җитдиләрдән җитди бу журналист әйбәт остазым да булды, дип әйтә алам. Аның бик күп лирик шигырьләр дә язганлыгын пенсиягә киткәч кенә белдек. Ул бүлмәдә хәзер бухгалтерия.Сул якта – авыл хуҗалыгы бүлеге. Мөдире – Рәлиф Йосыпов, хәбәрчеләре Радик Шәехов һәм Фатыйх Сәйфранов. Иң күп материаллар моннан чыга. Бу егетләрнең үзләренеке һәм районнарда исәпсез-сансыз булган штаттан тыш хәбәрчеләрнеке. Интернет, социаль челтәрләр, матбугат хезмәтләре һәм секретарьлары булмаганлыктан, “авыл хуҗалыгының көне-төне рекордлы күрсәткечләргә ирешүе”, “авылларның гөрләп чәчәк атуы” турында мәкаләләргә мохтаҗлык кичерелде. Бүлек егетләре көне-төне командировкаларда, халык арасында йөреп, нәрсә күрәләр – шуны яздылар. Бу бүлектәгеләргә һәм үз хәбәрчеләргә отпуск ноябрь – март арасында гына бирелде. Чөнки башка айлар – кызу эш чоры. Тиздән бүлек үзгәрде – Фатыйх эштән китте. Рәлиф абыйны Мәскәүгә Югары партия мәктәбенә укырга җибәрделәр. (Ул анда озак укымады). Радик мөдир булды, мине аның янына өлкән әдәби хезмәткәр итеп күчерделәр.Килеш-килбәте, буе-сыны, йөзе-башы сәхнә күрке булыр өчен яратылган, эчмәгән-тартмаган, сәламәт яшәү рәвеше алып барган Радикны “яман шеш” дигән авыру нибары 48 яшендә кара гүргә кертер дип кем уйлаган?!Күршедәге совет төзелеше бүлегенә сугыш ветераны Әхмәт Насыйров җитәкчелек итте. Венера Нәбиева белән бер-берсенә терәк булып, озак еллар бик тату эшләделәр. Әле монда реклама бүлеге урнашкан.Тагын уңга карасак, пропаганда һәм сәнәгать бүлекләрендә ул чакта берәр генә кеше – мөдирләр генә утыра иде. Пенсия яшенә җитеп килүче Мәүли Садретдинов. Мостай Кәрим белән институтта бергә укып, әдәбиятка килеп, яшьлегендә актив кына иҗат иткән, балалар шагыйре булып танылган, берничә китап чыгарган. Шуннан бөтен гомерен партия һәм матбугат эшләренә багышлаган. Ул чакта әле өйләнмәгән дә яшь егет булган Рәзил Фазылов республикабызның билгеле очеркистлары сафында иде инде. Кызганычка каршы, аны да аяусыз чир 50 яшендә арабыздан алып китте. 2021 елда хатыны һәм кызы, аның иҗади мирасының бер өлешен туплап, зур күләмле китап итеп бастырдылар. Яшьтәшем-каләмдәшем-сабакташым Рәзил һәм аның китабы турында “Кызыл таң”ның 2021 елгы 1 июнь санында “Журналистикабызның бер “генералы” иде” дигән мәкалә дә чыгардым. Аның туган районы Дүртөйледә бу китапның исем туе да бик шәп үтте.Янәшәдәге бүлмәдәге әдәбият һәм сәнгать бүлегендә ул заманда Фәрит Габдерәхимов белән Рим Идиятуллин эшләделәр. Күп кенә китаплар чыгарган күренекле татар шагыйрьләре. Минем дә “Кызыл таң”дагы гомеремнең яртысы шушы бүлектә үтте. Каршыдагы ишекне ачып керсәк, зал дип әйтерлек зур гына бүлмә. Монда еш кына партия, профсоюз, коллектив җыелышлары, төрле күренекле шәхесләр белән очрашулар булып торды. Стена буйлап дүрт яклап та йомшак урындыклар тезелгән. Уртадагы озын өстәлләр өстендә берничә комплект шахмат. Бишенче каттагы “Совет Башкортостаны”ндагы шундый ук бүлмә бильярд уеннары өчен көйләнгән. Шулай итеп, төшке ял вакытында яисә эштән соң Матбугат йортының шахматчылары – “Кызыл таң”да, бильярдчылары “Совет Башкортостаны”нда көч сынаша иде.Сиксәненче еллар уртасында “Кызыл таң” тарихы буенча бик бай экспонатлар туплап, осталардан витриналар, стендлар эшләтеп, аңарчы авыл хуҗалыгы бүлеге булган бүлмәне музей итеп җиһазлаган идек. Ә бүлек әле сүз барган бүлмә-залга күчерелде. Әкренләп музей юкка чыкты. Бу бүлмәдә хәзер сәясәт һәм мәдәният бүлекләре хезмәткәрләре эшли. Кайчандыр җыелышлар үткән, кунаклар кабул ителгән, шахмат уеннары кызган бүлмә-зал гәзитне версткалау цехына әверелде. Янәшәдәге ике бүлмә корректорлар карамагында иде. Алар сигез – Рәйсә Назарова (бу апа 99 яшен тутырып килә), Хәят Гыймадиева, Сөембикә Исламова, Алия Сибәгатова, Мәрьям Барыева, Зәйтүнә Еникеева, Гөлфия Җәүһәрова һәм Рәсимә Галикәева. Бу бүлмәләрдә бүген тәрҗемәче һәм компьютерда җыючы-төзәтүче, фотохәбәрче һәм компьютер цехы җитәкчесе эшли.Тагын урам якка карап, арытабангы өч бүлмәдә ярты гасыр чамасы элек кемнәр эшләгәнен искә төшерик. Тәрҗемә материаллары элек күп басылды. Шуңа күрә бу мөһим эшне өч кешелек коллектив башкарды. Машинисткалар янына кереп, аларга турыдан-туры тәрҗемә итүчеләр икәү: Рәганә Ильясова – Бөек Ватан сугышында катнашып, партия активисты, шунлыктандыр, бәлки, үзен иркенрәк, башкалардан өстенрәк тотучы. (“Генерал” дип йөртә иде аны Җиһан апа). Фәсәхәт Гыйләҗева исә бик тыйнак, итагатьле. Тыңлаучан. Шуңа да эшнең күбрәк өлеше аңа төшә иде. Алар тәрҗемә иткән материалларны шул бүлмәдән чыкмыйча да утыручы Рәшит Зәйнуллин укып, төзәтеп, секретариатка бирә. Ул үзе Татарстан кешесе, СССР Язучылар берлегенең М. Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлаган белгеч иде. Әле монда җаваплы секретарь бүлмәсе. Күршедә – рәссам-бизәүче, Бөек Ватан сугышының элекке яугире Гыйндулла Хәйретдинов. Ул вакытта 50 яшен тутыруына карамастан, йөзе һәм кыяфәте яшьләрчә, бу һөнәр ияләренә һич тә хас булмаганча, өстендә һәрчак өр-яңа чип-чиста , әйтерсең лә сәхнәгә чыгарга әзерләнгән эстрада йолдызы (ул замандагы, әлбәттә). Хәтта начар гына сыйфатлы, борынгы фотоларны да гәзит битендә балкып торырлык итеп эшкәртә, ягъни ретушь ясый, әдәби әсәрләрнең, очеркларның исемнәрен матур итеп яза, шулай ук портретлар да эшли. Аеруча мөһим булган китапларны бизәүне дә партия өлкә комитеты аңа тапшыра. Республиканың гәзит һәм журнал рәссамнарыннан бердәнбер буларак, Гыйндулла Хәйретдиновка “БАССРның атказанган рәссамы” дигән югары исем бирелде. Ул эшләгән бүлмә хәзер – яңалыклар, хатлар һәм социаль мәсьәләләр бүлегенеке. Янәшәдә – хатлар бүлеге. Мөдир – Газимә Гайнетдинова, әдәби хезмәткәр – Рәшит Сабитов, хатларны теркәп, тиешле бүлекләргә таратучы – Тәскирә Ягафәрова. Ул чакта эшкә яңа гына кергән Фәридә Маннанова өйрәнчек буларак анда утыра иде. Шул ук елда авыл хуҗалыгы бүлегенә күчерелде. Арытаба шактый җаваплы бүлекләргә җитәкчелек итте һәм 2001 елдан Уфа шәһәре Дим районы гәзитенең баш мөхәррире булып эшләп лаеклы ялгы чыкты. Хәзер бу – корректорлар бүлмәсе.Һәм, ниһаять, коридорның көнчыгыш очындагы, ишегенә “Машбюро” дип язылган зур гына бүлмәгә керәбез. Монда алты машинистка – Әнүзә Бикташева, Рәмзия Фазлыйәхмәтова, Фәрзәнә Сәмихова, Тәрҗемә Батрова, Габидә Нуртдинова, Юлия Габдуллина көн буе бүлекләрдәге иптәшләрнең, үз хәбәрчеләрнең, читтән язышучыларның мәкаләләрен баса. Алты машинистка такылдавына ике тәрҗемәче тавышы да өстәлә. Университетның татар бүлеген тәмамлаучы егетләр һәм кызлар диплом эшләрен бастырырга монда килә. “Казан утлары” журналына зур күләмле әсәр тәкъдим итүчеләр дә бу ишекне шакый. Алар аеруча Әнүзә, Рәмзия, Фәрзәнә апаларга күз төби. Уфа уртасында – Матбугат йорты белән Автовокзал арасында язу машинкалары җитештерүче “Пишмаш” дигән зур гына завод бар иде. “Башкирия” дип аталган ул машинкалар, нигездә, урыс хәрефләре белән басарга тәгаенләнде. Беразы башкортчага көйләнде. Татарча баса торганнары санаулы гына булды: “Кызыл таң” һәм татарча чыгучы район гәзитләре өчен. “Кызыл таң”да алар, машбюродан тыш, кабул итү бүлмәсендә, секретариатта, тәрҗемәчеләрдә һәм яңалыклар бүлегендә бар иде.Алар теләсә кемгә түгел, ә нык билгеле, ышанычлы кешеләргә генә сатылган. Мәсәлән, безнең иң актив авторларыбыз Нәҗип Асанбаев һәм Ибраһим Абдуллин безгә язмаларын үз машинкаларында (башкорт хәрефләре белән) басып китерәләр иде. “Шикле нәрсәләр баса күрмәгез!”– дип, машинисткаларны һәрчак кисәтеп тордылар. (Хрущевка яисә Брежневка тел тидергән хатлар булмасын!) Йөзләрчә, меңнәрчә машинка чыгарылса да, аларның һәрберсе махсус хезмәтләр күзәтүендә һәм контролендә тора, шикле язма барлыкка килсә, аның кайда басылганын тиз ачыклап була, дип сөйлиләр иде.Бервакыт электр ярдәмендә эшләүче машинкалар барлыкка килде. Элеккеләренең төймәләренә көч белән басарга кирәк булса, боларына бармакның йомшак кына кагылуы да җитә. “Кызыл таң”га да яңа машинкалар алдылар, элеккеләрен исәптән төшерделәр, һәркемгә аңлаешлы телдә әйткәндә, “списать иттеләр” һәм барысын да минем бүлмә (баш мөхәррир урынбасары идем) идәненә кертеп тезделәр. (1994 ел, язга таба иде булса кирәк). Үзебезнең хезмәткәрләр өйләренә алып китсеннәр, диделәр. Төрлесе бар: өр-яңалары да, шактый тузганнары да... Хатын-кызлар керәләр дә сайланалар. Бодай өеме өстендә тибенгән тавыклар кебек. Берәр айга сузылгандыр бу хәл. Ниһаять, иң иске бер машинка гына калды. Баш мөхәррир Расих Ханнанов кергән саен шуңа игътибар итә: “Бүлмәңне ямьсезләп тормасын, әнә гараж артында металл сыныклары өелгән, шунда чыгарып ташла!” – ди. Ә мин аны “Пишмаш”ка алып барып ремонтлаттым да өйгә кайтардым. Туташ-ханым хезмәттәшләрем сайлап-сайлап алган машинкаларында нәрсәләр баскандыр, белмим. Чөнки аларның берсенең дә язган материалларын редакциягә басып китергәннәрен күргәнем булмады.Машинкада басарга мин Авыргазы район гәзитендә эшләгәндә ярыйсы ук шомарган идем. “Кызыл таң” секретариатында чакта язганнарымны машбюрога кертеп тормадым. Ә инде өйгә машинка кайткач... Мәкаләләремнең машбюрода чират көтеп ятуыннан котылдым. Машинисткалар да (аларның саны кими башлаган иде) иркенрәк тын алды. Өйдә мин үземнекеләрне генә түгел, чит авторларның да минем бүлеккә җибәргән язмаларын да еш кына баса идем. Машинка миңа 21 ел хезмәт итте. Әле дә төп-төзек килеш тора. Заманы үткәнгә боеккандай.Электромашинкаларның кайда җитештерелгәнен хәтерләмим. Редакциягә әллә ни игелек күрсәтмәделәр. Ә тиздән аларны эш мәйданыннан компьютерлар кысрыклап чыгарды...“Кызыл таң”ның “Машбюро” дип аталган иң тавышлы бүлмәсендә хәзер “Тулпар” журналы хезмәткәрләре тыныч кына эшләп утыра Бу мәкаләдә мин ул чакта эшләгән 54 исемне телгә алдым. Үзем белән – 55. Мәкалә язылган вакытка ( 23 апрель) уныбыз исән, шуларның алтысы – журналист.Безнең коллектив әгъзалары булган тагын 5 кешене искә төшерәсем килә. Болар – типографиядәге безнең техник мөхәррирләр (“выпускающийлар” дип йөртеләләр иде) Роза Янбухтина, Фәрит Әбделханнанов, редакциянең ике “Волга”сын, өсте брезент белән капланган бер “УАЗик” машинасын йөрткән Наил Таһиров, Хөснулла Миңнебаев һәм Газим Исламов. Фәрит Фаткуллин.