Бу көнне Матбугат йорты тирәсе иртәннән шау-гөр килеп торды. Төрле тарафтан җыелган кунаклар журналистларны котлады, алар белән фотога төште, җанлы әңгәмәләр корды.Чара Шаһит Ходайбирдин һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Аннары журналистлар һәм кунаклар биредә оештырылган китаплар, халык һөнәрләре күргәзмәләре белән танышты. Ярминкәдә халык осталарының милли стильдәге бизәнү әйберләрен сатып алырга мөмкин булды.Бераздан Матбугат йорты каршындагы мәйданчыкта республиканың мәдәният һәм сәнгать осталарының зур концерты башланды. Аның алдыннан журналистларны Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев котлады.- Безнең журналистлар беркайда да сынатмый, ил күләмендә үткәрелгән конкурсларда дәрәҗәле урыннар яулый, ә махсус хәрби операция башлангач, алар идеологиянең алгы сызыгында дөреслек, җаваплылык үрнәге булып тора. Бүгенге бәйрәмебез белән котлап, сезгә яңадан-яңа уңышлар телим, - диде ул.Бәйрәмдә танылган артистлар һәм эстрада йолдызлары чыгыш ясады: Б