Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Кунаклар башкаланың чиста һәм матур икәнен билгеләп үтте

Уфада барлыгы 99 җәмәгать урыны бар: 13 эре парк, 44 сквер һәм 37 рекреацион зона. Аларны карап тоту өчен «Горзеленхоз» муниципаль предприятиесе җавап бирә. Ратмир Мәүлиев республика хакимият органнарына коммуналь техника сатып алуга ярдәм итү программасы өчен рәхмәт белдерде. Башкортстан Башлыгы ассызыклаганча, шәһәрдә әйләнә-тирә хуҗалыкны тотуның югары стандартлары урнаштырылган, аларны үтәргә кирәк. - Уфа бу өлештә - бөтен республика өчен үрнәк. Объектив рәвештә иң күп акчаны без республика башкаласы паркларына бүлеп бирәбез. Шәһәр бу территорияләрне үрнәк тәртиптә тотарга тиеш. Узган атнада башкалабызга күп кунаклар килде. Һәм алар барысы да безнең очрашуларда Уфаның чиста һәм матур шәһәр булуын билгеләп үтте, - диде Радий Хәбиров. Фото: glavarb.ru