Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Һәлак булган яугирнең әнисенә “Башкортстанның атказанган укытучысы” исеме биреләчәк

Радий Хәбиров махсус хәрби операциядә һәлак булган Альберт Кәримовның әнисе Ирина Кәримовага “Башкортстанның атказанган укытучысы” исеме бирү турында указга кул куйды.Махсус хәрби операция барышында һәлак булган Альберт Кәримовның әнисе Ирина Кәримовага "Башкортстанның атказанган укытучысы" исеме бирелә.Бу хакта бүген Хөкүмәтнең ЦУРдагы оператив киңәшмәсендә республика Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, сугышчының әнисе эшләвен дәвам итә. Ирина Кәримова Тирләндә математика укытучысы булып эшли. Ул җиде бала тәрбияләгән, аның өч улы — ВДВ спецназының офицерлары.“Мин Ирина Ивановнага „Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы“ исемен бирү турында указга кул куйдым. Без барыбыз да сезнең алда баш иябез. Зур гаиләгезгә, улларыгызга сәлам. Альбертны һәрвакыт истә тотачакбыз, аның исеме мәңгегә безнең белән калачак”, — диде Радий Хәбиров."Мин үз исемемнән, балаларым исеменнән республикага зур рәхмәт белдерәсем килә. Шулай ук Белорет районы башлыгы Андрей Иванютага һәм Тирлән җитәкчелегенә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәм. Минем улым Альберт Җиңү Русия ягында булачак диде, һәм без моңа ышанабыз”, — диде Ирина Кәримова. Фото: пресс-служба Главы Республики Башкортостан