Безнең халык шулпалы аш ярата инде. Һәм дөрес эшли дә! Беренче ашлар ашказаны-эчәк трактының дөрес эшләве өчен бик мөһим. Шулай да, өлкән яшьтәге кешеләргә кайбер төр шулпалардан баш тартырга кирәк. Табиб һәм блогер Мәдинә Мусичова өлкән яшьтәге кешеләр өчен нинди шулпалар килешмәве турында белдерә. Белгеч сүзләренчә, өлкән яшьтәгеләргә куе шулпалы майлы ашлардан, шулай ук күп ингредиентлар салып әзерләнгән ашлардан баш тартырга кирәк. Мондый ризыклар ашказаны-эчәк системасына авырлык китерә, диарея, эч кату һәм эч күбүгә сәбәпче була. Аерым алганда, сүз солянка, окрошка һәм гөмбә ашлары турында бара. Солянка өлкән яшьтәге кешеләргә ярамый, чөнки бу ашка төрле майлы һәм ысланган итләр һәм тәмләткечләр күп салына. Гөмбә авыр үзләштерелә торган ризык, шуңа күрә алардан әзерләнгән аш ашказаны авыруы булган һәм өлкән яшьтәге кешеләр өчен бөтенләй ярамый. Ә окрошка күп ингредиентлардан тора, алар барысы да бер-берсенә туры килеп бетми, шуңа да өлкән яшьтәгеләр һәм балалар өчен авыр аш санал