Артык тирән кое өчен русиялеләрне штрафка тарттырырга мөмкиннәр. Моның турында "Аргументы и Факты" яза. Билгеле булуынча, гамәлдәге кануннарда "кое" һәм "скважина" төшенчәләренең билгеләмәсе юк - алар участокта су җыю җайланмасын төзекләндерү ысуллары буларак карала. Хәзер дачаларга биш метрга кадәр тирәнлектәге җир асты корылмаларын төзергә рөхсәт ителә. Әгәр дә ул әлеге җирлектә үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү чыганагына ирешә алмаса, су алу җайланмасын тагын да тирәнрәк төзергә мөмкин. Юристлар дачада коедан яки скважинадан көн саен 100 кубометрдан да артык булмаган күләмдә су суыртырга мөмкин, ди. Әгәр дә белгечләр җир асты корылмаларының тирәнлеге законда язылган нормалардан артып китә яки аннан артык күп су алына дип исбат итсә, участок хуҗасына 3000 сумнан 5000 сумга кадәр штраф салыначак. Фото: vodotehnika.ru