Республиканың эчке эшләр органнарының дежур частьләренә мошенниклыкка бәйле 8 хәбәр килгән. Алар арасында: төрле хезмәтләр күрсәткәндә - 3, банк хезмәткәре булып - 3, Интернет аша товарлар сатып алганда яки сатканда 1 алдау факты теркәлгән.Русия Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак шәһәре буенча идарәсенә 67 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Ул кызының Интернет киңлекләрендә таныш булмаган кешеләр белән танышуын сөйли, алар үзләрен танылган чит ил төркеме солистлары дип таныштырган һәм аралашуны дәвам итү өчен «фан-карталар» сатып алырга кирәклеген хәбәр иткән. Кыз, аферистларның сүзләренә ышанып, ярты ел дәвамында явыз ниятле кешеләр күрсәткән исәпләргә 250 мең сумга якын акча күчергән.Бөре шәһәрендә яшәүче хатын товарларны интернет-кибеттән сатып алырга теләгән, әмма акчасыз калган. 49 яшьлек ханым полициягә алдау турында гариза белән мөрәҗәгать итә. Зыян күрүченең сүзләренчә, аңа онлайн-кибет менеджеры күпләп сату тәкъдиме белән язган. Ханым ике атна дәвамында, товарлар сатып алам,