13 июньдә БДИның төп чорын биология һәм чит телләр буенча имтиханнар дәвам итә. Имтиханда тапшыру өчен биш чит телне сайларга мөмкин: инглиз, немец, француз, испан һәм кытай телләрен. Бу көнне Русиядә имтиханнарны 208 меңнән артык кеше тапшырырга планлаштырган. Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат секретаре Лина Сарбаева хәбәр иткәнчә, бүген республика буенча 4451 кеше имтихан тапшыра, шуларның 2780е - биология, 1655е - инглиз теле, 12се - немец теле, 3се - француз теле һәм бер укучы кытай теле сайлаган. Биология буенча БДИда билгеләнгән минималь балл — 36 балл тәшкил итә. Биология буенча БДИда катнашучылар үз нәтиҗәләрен 28 июньнән дә соңга калмыйча беләчәк.Чит телләр буенча БДИда билгеләнгән минималь балл 22 балл тәшкил итә. Имтихан эшенең язма һәм телдән өлешләре бергә бәяләнә. Чит телләр буенча БДИда катнашучылар үз нәтиҗәләрен 4 июльдән дә соңга калмыйча беләчәк.Фото: bashinform.ru