Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Доставаловчылар батырларча көрәшә

Моны махсус хәрби операциядә катнашучы һәр якташ солдатыбыз раслый. Күптән түгел «БСТ» телеканалының төшерү төркеме алгы сызыктагы Доставалов исемендәге батальон сугышчылары позицияләрендә булды. Шул уңайдан телеканал хәбәрчесе Азат Садриев солдатларның көндәлек тормышы турында сөйләде.Аның сүзләренә караганда, “Тайга” позывнойлы хәрби шәфкать туташына солдатларга беренче ярдәмне ут астында күрсәтергә туры килә. Кызның гамәлләре аеруча гаҗәпләндерә, әмма ул үзе моңа тыныч карарга кирәк ди.– Хатын-кызның монда хезмәт итүе гадәти хәл. Махсус хәрби операциядә катнашырга үзем теләк белдердем. Биредә бар кеше дә бер дәрәҗәдә. Һәр сугышчы үзенә беренче медицина ярдәме күрсәтә белергә тиеш. Моның өчен махсус даруханәдә кирәкле минимум бар, – ди “Тайга”.Азат Садриев сүзләренчә, батальон сугышчылары һәр буш минутын хәрби күнегүләргә багышлый. Күптән түгел ул беренче медицина ярдәме күрсәтү дәресенә шаһит булган. Мондый күнегүләр биредә даими рәвештә, кайвакыт артиллерия уты астында уза.Рота сап

Моны махсус хәрби операциядә катнашучы һәр якташ солдатыбыз раслый. Күптән түгел «БСТ» телеканалының төшерү төркеме алгы сызыктагы Доставалов исемендәге батальон сугышчылары позицияләрендә булды. Шул уңайдан телеканал хәбәрчесе Азат Садриев солдатларның көндәлек тормышы турында сөйләде.Аның сүзләренә караганда, “Тайга” позывнойлы хәрби шәфкать туташына солдатларга беренче ярдәмне ут астында күрсәтергә туры килә. Кызның гамәлләре аеруча гаҗәпләндерә, әмма ул үзе моңа тыныч карарга кирәк ди.– Хатын-кызның монда хезмәт итүе гадәти хәл. Махсус хәрби операциядә катнашырга үзем теләк белдердем. Биредә бар кеше дә бер дәрәҗәдә. Һәр сугышчы үзенә беренче медицина ярдәме күрсәтә белергә тиеш. Моның өчен махсус даруханәдә кирәкле минимум бар, – ди “Тайга”.Азат Садриев сүзләренчә, батальон сугышчылары һәр буш минутын хәрби күнегүләргә багышлый. Күптән түгел ул беренче медицина ярдәме күрсәтү дәресенә шаһит булган. Мондый күнегүләр биредә даими рәвештә, кайвакыт артиллерия уты астында уза.Рота саперлары да даими хәрби әзерлектә тора. Алар беренчеләрдән булып яңа позицияләргә керә, территорияне миналардан арындыра.Миңнегали Шәйморатов һәм Салават Юлаев исемендәге башка Башкортстан батальоннары кебек үк, доставаловчылар үз бурычларын лаеклы үти. “Зверь” позывнойлы батальон командиры әйтүенчә, подразделениеләрнең шәхси составы дошманның контрһөҗүмен кире кагарга әзер. Техника төзек, боеприпаслар җитәрлек. Республика ярдәме ышаныч өсти. Йорттан 2000 километр ераклыкта да гуманитар ярдәм даими рәвештә килеп тора.– Дошман көн саен һөҗүм итәргә тырыша диярлек. Ләкин алар безнең алгы сызыкка килеп җитә, лаеклы каршылык ала да, шәхси составын һәм техникасын югалтып, кире үз позицияләренә кайта, – дип сөйли “Зверь”.Шулай ук, биредә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча хәрбиләрне кыска вакытлы ялга кайтару оештырылган. Шуннан соң батальон сугышчылары һәм мобилизацияләнгәннәр Донбасска яудашлары янына әйләнеп кайта.