Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

"Акыллы кеше сабантуйда аек килеш җырламый иде инде... "

Татарстанның Буа районы сабантуенада Салават Фәтхетдинов Фирзәр Мортазин турында мәзәк сөйләгән.Имештер, Фирзәр Мортазиннан сорыйлар:– Эчкән килеш җырлый аласызмы?– Җырлыйм!– Ә 2 кырлы стакан эчсәгез?– Җырлыйм, – дип әйтә ди.– Ә 3 стакан эчсәгез? – дигәч, «Менә җырлыйм бит әле», – дигән, ди.Шуның сыман мин дә бүген, акыллы кеше сабантуйда аек килеш җырламый иде инде, ну ярар, – дигән Салават абзаң... Кызык икән сездә! Ә бездә сабантуй булган районнарның күбесендә "коры закон".Р.S. Бу ретро фото тарихи дәрәҗәсенә җиткәнче күреп калыйк әле, дидек. Егетләрнең яшь чагы, машинаның шәп чагы! Әллә киресенчәме...