Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Мәгарәгә егылып төшкән кызның хәле ничек?

Бу хәл Киндерле, шулай ук Җиңүнең 30 еллыгы исемендәге дип тә аталган мәгарәдә булган.Гадәттән тыш хәл урынына Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе эзләү-коткару отряды коткаручылары чыга. Ачыкланганча, 2000 елда туган кыз мәгарә эчендә керү урыныннан 2,5 км ераклыкта була (мәгарәнең озынлыгы якынча 15 км, тирәнлеге 128 м). Якынча 7 сәгать дәвам иткән коткару операциясе барышында коткаручылар зыян күрүче янына барып җитеп, беренче ярдәм күрсәтә. Аннары аны бик нык авырлык белән алып чыгалар.Соңрак коткаручылар кызның берничә кешедән торган төркем составында булуын, төркемнең Русия Гадәттән тыш хәлләр министрыгында теркәлмәвен һәм махсус җиһазларсыз булуын ачыклаган. Мәгарәне тикшерү барышында кызның алты метр биеклектән егылып төшүе һәм аның башы һәм оча сөяге җәрәхәтләнүе ачыклана. Зыян күрүчене Стәрлетамак хастаханәсенә алып китәләр. Аның хәле, табиблар бәяләвенчә, уртача авырлыкта. Фото: социаль челтәрләрдән.