Кырмыскалы районының Иске Кыешкы авылында үзләренең уңганлыгы һәм тырышлыгы белән абруй казанган гаиләләр байтак. Камалетдиновлар – шуларның берсе.Менә инде 45 ел Таһир Шәрифулла улы һәм Флүрә Гомәр кызы бер-берсенә йөрәк җылысын биреп, кулга-кул тотынышып, тату гомер итәләр. Гаилә башлыгы Таһирның әтисе Шәрифулла, әнисе Роза бик уңган кешеләр иде. Хәзер алар мәрхүм инде. Уллары да, әти-әнисеннән үрнәк алып, тәртипле булып үсте, мәктәптә яхшы укыды. Әле дә тормыш юлын үрнәкле үтә. Кулыннан килмәгән эш юк аның. Аның кебекләр турында “алтын куллы” диләр. Югары разрядлы эретеп ябыштыручы да ул.Хатыны Флүрә Гомәр кызы тумышы белән Ишембай районының Бикчән авылыннан. Салават педагогия училищесын тәмамлап, кулына диплом алгач, Иске Кыешкы авылына башлангыч сыйныфлар укытучысы булып килде. Гомер аккан су кебек: аның С. Т. Аксаков исемендәге Иске Кыешкы мәктәбендә эшли башлавына да 35 ел үтеп киткән. Хәзерге вакытта ул хаклы ялда. Сабыр холыклы һәм тырыш укытучыны балалар да, аларның әти-әнилә