Бу чара 14 июньдә, республика журналистларының һөнәри бәйрәмендә – Башкортстан матбугаты һәм киңмәгълүмат хезмәткәрләре көнендә узачак.Бу көнне Уфада Матбугат йорты каршындагы мәйданчыкта сезне республиканың мәдәният һәм сәнгать осталарыннан зур концерт көтә. Бәйрәмдә танылган артистлар һәм эстрада йолдызлары чыгыш ясаячак: Башкорт дәүләт филармониясе солисты Искәндәр Газизов, Башкортстанның халык артисты Венер Камалов, "Ауаз" вокаль ансамбле, саксофончы Евгений Хәлилов, Башкортстанның халык артисты Илнур Локманов һәм башкалар.Мәйданчыкта китаплар, халык һөнәрләре күргәзмәләре эшләячәк. Ярминкәдә халык осталарының төрле әйберләрен һәм милли стильдәге бизәнү әйберләрен сатып алырга мөмкин булачак.Концерт вакытында ук сез республика гәзитләренә һәм журналларына ташламалы бәядән языла алачаксыз, аларның күбесенә республика халкы 100 елдан артык ышана! «Республика Башкортостан», «Башҡортостан», «Кызыл таң», «Йәшлек», «Өмет», «Урал сасси», «Чолман», «Ошмес», «Йәншишмә» гәзитләре, "Тулпар", «Ватандаш», «Бельские просторы», «Ағиҙел», "Рампа", "Аманат", "Аҡбуҙат", "Шоңкар", "Башҡортостан ҡыҙы", "Әллүки" һәм башка журналлар безнең күпмилләтле республика тормышының күптөрлелеген чагылдыра! Бу көнне язылучы һәркем призлар уйнатуда катнашачак.Подписка көне 10.30да Шаһит Ходайбирдин һәйкәленә чәчәкләр салудан башлана. Аннары Башкортстан һәм Русия Журналистлар берлекләренә яңа әгъзалар кабул ителәчәк. Бәйрәм концерты 11.00 сәгатьтә башлана. Чарага рәхим итегез!