Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Гаилә фермалары ярдәм алды

Быел «Гаилә фермасы» грантларына конкурста гариза биргән 53 фермерның 14е җиңүче булды, дип хәбәр итә республика Хөкүмәтенең матбугат хезмәте.Программа буенча дәүләт ярдәменең гомум суммасы быел 95,2 млн сум тәшкил итте. Конкурска 53 гариза бирелгән, проектларны яклау өчен конкурс комиссиясе алдында 30 дәгъвачы кертелгән, аларның 14е грант иясе булган. Процедура туры эфирда төбәкнең Авыл хуҗалыгы министрлыгының рәсми каналында трансляцияләнә.Элегрәк республика Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдәге үз битендә конкурс тәмамлануы, аның җиңүчеләре ачыклануы турында язган иде инде. Гаилә фермасын үстерүгә грант крестьян (фермер) хуҗалыкларына һәм шәхси эшкуарларга 30 млн сумнан һәм дәгъвачы проектының йомгаклау бәясенең 60 процентыннан артмаган күләмдә бирелә.Фото: башньюс