Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Башкортстанда – өчләтә бәйрәм!

1945 елның 23 апрелендә немец карательләре Валах Мезижицесе авылында (хәзер шәһәр тибындагы зур поселок) халыкның өйләрен яндырып, үзләрен тукмап, атып һәм асып, вәхшилек кылып йөри. Бик күп кешеләр һәлак ителә, араларында партизаннарга ярдәм иткән докторлар да бик күп була. 1945 елның апрель-май айларында гына да Лесковицеда – 9, Плоштинада — 24, Визовицеда — 2, Прлов, Важаковта 21 кеше атыла һәм асыла; Важаковта – 4, Визовице паркында 7 кеше, партизаннарга ярдәм итүдә гаепләнеп, халык алдында җәзалана. Немец жандармнары һәм полицайлары арасында крайда усаллыгы белән киң билгеле полковник Коближек, Урбанек, Крайгер, Рашка, Голцхейер, Кохлер, Геннинг кебекләр, сугышта отылганнарын аңлаганнан соң, халыктан яман үч алалар, авылларны яндыралар, юлда очраган бөтен кешене тиктомалга атып китәләр — бу мәгълүматлар турында чех язучысы Ярослав Поспишилның “Гиеналар” дигән китабында ачык тасвирлана.Менә шушы яман хәлләр истәлегенә нацистлар тарафыннан яндырып, җир белән тигезләнгән Плоштина, Прлов, Важаков пасекалары дип аталган авылларда сугыштан соң калкып чыккан мемориалларга гаепсезгә һәлак булган корбаннарны искә алып, чәчәкләр салу традициясе быел апрельдә дә онытылмады. Европада икенче ел барган катлаулы вакыйгалар шартларында уздырылган бу җитди чарада илнең төрле төбәкләреннән җыелган бик күп кеше катнашты. Ян Жижка исемендәге Беренче партизаннар бригадасы 1944 елның августыннан 1945 елның маена кадәр бик авыр шартларда немец фашистларына каршы көрәшә. Төрле милләт халыкларыннан торган интернациональ бригада белән батыр якташыбыз – Башкортстан бөркете Даян Баян улы Мурзин җитәкчелек итә. Шуны ассызыклыйсым килә: шөкер, аның исеме әле дә онытылмый һәм моңа мисал итеп әлеге чарага әллә кайлардан төрле халыкның күпләп килүен әйтергә мөмкин. Чарада исән калган сугыш ветераннары һәм легионерлар, Злин өлкәсе хакимияте башлыгы Радим Голич, укучылар, ата-аналар да катнашты. Халык алдындагы чыгышында хакимият башлыгы аеруча үсмер буынның ил тарихында булган бу вакыйгаларны онытмаска һәм белергә тиешлегенә басым ясады. Аннан соң дәүләт гимны яңгырады һәм һәлак булганнар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Арытаба тынлы оркестр музыкасы астында йортлары белән бергә яндырылып һәлак ителгән авыл кешеләренең сөякләре күмелгән каберләргә күпсанлы чәчәкләр салдылар, ялкынлы чыгышлар ясадылар. Туган ягымнан еракта яшәсәм дә, күңелем һәрвакыт халкым белән: бу чарада катнашучы буларак, якташларыма, бу чара белән беррәттән, фашистларның халыктан ни өчен аеруча явызлык белән үч алуы турында бәян итәргә телим.Зур ихтирам белән, Автор.Билов фаҗигасеСугышта җиңелүен аңлаган нацистлар үзләренең беренче үч акциясен 1945 елның 8 февралендә гитлерчыларның күз көегенә әйләнгән Ян Жижка бригадасын юк итәргә тырышудан башлый. Моның өчен алар партизаннар бригадасы отрядларына гардистлар, йозефчылар, власовчылар кебек сатлыкҗаннарны җибәрә, полиция жандармнары ярдәмендә облавалар ясый. Карательләр башта Всетин районының Гостинск биеклекләренә шымчылар җибәрә һәм алар ярдәмендә Райнаховице биләмәсенә караган Билов авылындагы партизаннар төркемен уратып ала. Моны алар разведка ротасы командиры Александр Долиновның Билов биләмәсенә НКВДның “Луч” төркеме разведчикларын имин-аман каршылап алып килүенә үч итеп эшли. Әмма урындагы халык урыс разведчикларын бик җылы каршылый, аларның берсе авырып киткәч, Даян Мурзинны дәвалаган Ф. Стари исемле доктор ярдәм итә. Бу шәфкатьле доктор моңа кадәр дә Ян Жижка отрядының салкын тиеп авырган күп кенә партизаннарын аякка бастырган була. Әмма халык СС солдатларының Биловны уратып алуын сизми кала, нәкъ шул вакытта, нишләптер, дозорныйлар куярга оныталар. Бүген исә моның сәбәбен һичкем аңлата алмый, чөнки исән шаһитлар калмаган. Көтмәгәндә ясалган һөҗүмнән партизаннар югалып кала һәм барысы да, безгә билгеле Костя Арзамасцев та, һәлак булалар. Даян Мурзинны күп тапкырлар үлемнән саклап алып калган бу егет шулай башын сала. Арыслан йөрәкле бу яугир Туган илебезнең кайсы төбәгеннән булды икән?“...Немецлар башта өйләргә ут төртә. Шуннан, партизаннарга ярдәм иткән дип, Инджих Ручка исемле авыл кешесен янып торган өенә ташлыйлар, ә кулга алынган партизаннарны кышкы суыкта яланаяк һәм ялангач көенә билгесез юнәлештә куып алып китәләр. Юмаев (Бәлки, Йомабаев яисә Юмаевтыр да әле? Кем белә, бәлки, башкорт-татар кешесе булгандыр? – М. Г.) фамилияле партизан хәтта атлый алмый. Шул сәбәпле Йозеф Вацлавек исемле чех партизаны аны чанага салып сөйрәп алып китә. Бу көнне немецлар Биловта беркемгә дә рәхим-шәфкать күрсәтми – урындагы халыкның йорт хуҗалыгы, мал-туары, авыл туздырыла, ләкин халык тере кала”.Бу турыда сугыштан соң Чехослова­киянең оборона министры булып киткән Даян Мурзинның иң якын дусты, партизан Ян Ондровчак язып чыга. Бу вакыйга турында сугыштан соң кайбер партизаннар күрсәтмә бирә. Шуларның берсе Владимир Крайчик Билов трагедиясе турында түбәндәгеләрне сөйли:“Билов трагедиясе – Ян Жижка бригадасының фаҗигале битләренең берсе ул, ә бит без корал ташлаячак “Дуглас” самолетын гына көтә идек! Фашистлар безгә көтмәгәндә һөҗүм итте. Моның юкка түгеллеген барыбыз да шунда ук төшендек, әлбәттә. Күрәсең, кемдер “күршесенә таулардан кунак килүен” гестапога җиткергән. Шул аркада сөлек кебек 10 партизан әрәм булды! Яп-яшьләр бит әле! Утызга да җитмәгән, өйләнмәгән, сөеп-сөелмәгән егетләребез шулай күз ачып йомганчы юкка чыкты”. “Ник ул көнне сакчылар куелмаган соң? Разведка нәрсә караган? Бу сорауларга кем җавап бирергә тиеш? Ә бит урындагы халык безгә ышанган иде. Гади халык безгә эчкерсез ышанды, яралыларны дәвалап аякка бастырды, мал-туарын суеп ашатты-эчерде, туендырды. Үзләре идәнгә ятып, безне җылы түшәктә йоклатты. Шулмы изгелеккә изгелек белән җавап бирү?!” – Монысын Ян Жижка бригадасы тарихы турында “Адым саен сугыш” (Всетин, 2012) дигән монументаль фәнни хезмәт язган галимә Марие Грошова яза. Әйткәндәй, галимә әле дә исән һәм Башкортстан халкына сәламнәрен юллый. ...Билов операциясеннән соң немец радиосы халыкка түбәндәгеләрне хәбәр итә:“Моравия чигендәге Райноховицеда Валах Мезижицесе полиция командасы Гостин Бистжицисендә 1945 елның 8 февралендә сәгать тугыз белән унбер арасында кораллы 10 “бандит” белән алышты. Алтысы үтерелде, дүртесен төрмәгә яптык. Берсе каты яраланган иде, ул Райноховицедагы Инджих Ручка исемле крестьянның өендә яшеренгән булган икән, барыбер тоттык. Ә протекторат дошманын өендә тоткан крестьянның өе яндырылды, хатыны белән ике кызын төрмәгә яптык.Шулай ук Райноховицеда бандитларга ярдәм иткән, аларны яшереп тоткан һәм дәвалаган Алоис Кубичек, Йозеф Вацлавик, урманчы Мартин Зубичек исемле кешеләр дә төрмәгә ташланды. Полиция ягыннан яраланган кеше булмады.Мораваннар! Партизаннардан сак булыгыз, аларны очраган җирдә үтерегез!”Бу мәгълүматлар бүген Брно Земство музеенда саклана. Сугыштан соң Биловта һәлак булган партизаннарның кемлеген ачыклау максатында эксгумация ясала. Нәтиҗәдә, корбаннарның Здехов авылыннан унтугыз яшьлек Франтишек Габан, Богуславицедан – 26 яшьлек Ладислав Микештик, отряд командиры Борис Мошковский, Велке Карловицедан – Франтишек Томек, Пшеровтан – Франтишек Янда, Кишперктан – Антонин Прокопец икәнлекләре ачыклана. Әсирлеккә алынган Николай Юмаев, Иржи Чейка, Антонин Матушны гестапо каты җәзалап үтерә, әмма алар арасында бул­ган Карел Кралның язмышы билгесез кала... Моңа охшаш тагын бер фаҗига Велке Бистжицеда Александр Долиновский отрядына караган “Николайчик” кушаматлы Александр Никольский отряды белән кабатлана.Ян Жижка партизаннарына азык-төлек, кием-салым, дарулар бервакытта да җитмәгән. Алар бит халыкны таламаган, әгәр талаучылар очраса, алар белән махсус булдырылган төркемнәр шөгыль­ләнгән. Алар бер үк вакытта бригада өчен азык-төлек табу белән дә шөгыльләнә. Мәсәлән, Лошов авылыннан Ладислав Биттнер, Букованнан – Ярослав һәм Милослав Шумковлар, Белковицедан – Франтичек Дочкал, Оломоуц шәһәреннән – Антонин Черни, Доланнан – Франтишек Брикс немецларның гарнизоннарына һәм азык-төлек складларына һөҗүм итеп, бригаданы ачлыктан коткарып калулары билгеле. Мондый хәлләр аеруча февраль аенда еш оештырыла: кышкы суыкларда партизаннарга җылы аяк киеме, бушлатлар җитешмәгән, шунлыктан мохтаҗлар салкын тидереп авырып китә. Аптырагач, немецлар белми калсын өчен электр баганаларының тимерчыбыкларын өзеп, кайбер операцияләрне караңгылыкта оештыра башлыйлар.Шулай 1945 елның 21-22 февралендә Ян Беднаж һәм Игорь Кравченко исемле партизаннар Тунецк шәһәре янындагы электр баганалары чыбыгын кисәргә була. Кичке уннар тирәсендә караңгыда эшләнсә дә, кечкенә генә саксызлыклары аркасында аларны полицайлар эләктереп ала һәм автоматларын, гранаталарын, пистолетларын, утыздан артык патрон, ике килограмм шартлаткычларын һәм фонарьларын тартып алалар. Бу турыдагы хәбәр тиз арада Оломоуц гестапосына җиткерелә. Әсирлеккә алынган партизаннарны гестапочылар каты җәзалый, моңа түзә алмаган берсе немецларга партизан бункерларын күрсәтергә ризалаша. Беренче бункер буш булып чыга, икенчесендә исә иптәшләре булган. Немецлар ишекне Янның үзенә ачарга куша. Ачса – анда Аугустин Баркт исемле таныш партизаны басып тора. Немецлар аны шунда ук маңгаена атып үтерә, ә икенчесе үзе әсирлеккә бирелә. Шуннан соң фашистлар бункерга граната ыргыта да арытаба китә...Нәкъ шул көнне шәһәрнең хакимият башлыгы Бартл полициягә Велке Бистжицеда яшәүче Флориан Никланың өендә сливовице (слива шәрабы) эшләп, партизаннарга җибәрә икән, дип хәбәр иткән була. Шунда ук машиналарда унбиш гес­тапо солдаты һәм СС карательләре Велке Бистжицега җилдерә. Бу вакытта йорттагылар Беднаж белән Кравченконың немецлар кулына эләгүен белми әле, хуҗаның хатыны Божена Никлова эштә була, абыйсы Олджих та эштән кайтмаган. Гестапо тиз арада өйне уратып ала һәм автоматлы ике солдатны өйгә кертеп җибәрә. Керсәләр, өлкән яшьтәге Сеселия исемле хатын белән аның авырлы кызы Иржинаны күрәләр.– Кайда партизаннарыгыз? Әйтегез! – дигән сорау яңгырый. – Бездә партизаннарның бервакытта да булганы юк, – дип җаваплый болар. Шуннан соң өйдә тентүләр, тикшерүләр башлана. Шулчак тентүче бер гестапо солдаты кинәт чапкан үлән кебек идәнгә ава. Баксаң, өйдә Вацлав Миколашек исемле партизан булган икән. Карательләр аны шунда ук атып ега һәм партизаннар яшеренгән урынга гранаталар ташлый. Салам, печән, утын өелгән агач каралты яна башлый. Башта аннан киеменә ут капкан немец антифашисты Валтер Кнаппе килеп чыга – пуля аның корсагына тигән була һәм аны әсирлеккә алалар. Моны күргән башка партизаннар яшеренгән урыннарыннан чыкмыйча шунда янып үләләр. Алар Валя Найкорнова, Вацлав Чечек, Вацлав Миколашек була, гестапо кулына төшмәс өчен алар үз авызларына үзләре атып һәлак була... Немецлар аларның янып үлгәнен фотога төшереп алалар да ары китәләр. Әмма сугыштан соң бу фотолар аларның үзләрен фашлаучы документка әйләнеп, Нюрнберг процессында файдаланыла. Дөнья – куласа, бер әйләнә, бер баса, дип юкка гына әйтмәгәннәр шул.Ә йорт янып беткәннән соң авыл кешеләре алда әйтелгән партизаннарның янып карайган сөякләрен таба: батыр­ларның өчесен дә төн караңгылыгында Велке Бистжице авылы зиратында яшертен генә җирләп куялар. Моны белгәч, немецлар икенче көнне Никловлар гаиләсе әгъзаларының барысын да төрмәгә яба. Озници авылына качып ки­теп исән калган Божена белән Олджих Никловлар, Йозеф Едличка, Антонин Кнапек исемле калган партизаннар исә сугыш тәмамланганга кадәр Ян Жижка бригадасында сугыша һәм туганнары, авылдашлары өчен үч ала.Плоштина һәм Прлов трагедияләре“Плоштина һәм Прлов авылларын яндырган нацистларның җитәкчесе Валтер Павловский оештырган карательләр отрядларының һәрберсендә 300әр кеше була. Төп җитәкчеләре – Бранденбург СС дивизиясе подполковнигы, оберштурмбанфюрер Отто Скорцени. Әмма ул партизаннарны эзәрлекләп урманнар-таулар буйлап үзе йөрмәгән, моны аның кул астындагылар башкарган. Максатлары – партизаннарны һәм аларга ярдәм иткән халыкны кыру, үтерү, җәзалау. Моның өчен Скорцени махсус өйрәтелгән словак һәм судет немецларыннан торган яшьләрне кулланган. Җәлладларга хәтта наркотиклар кулланырга рөхсәт ителә. Мәсәлән, Плоштинага, Прловка китәр алдыннан “Перглер”, “Гаала”, “Мочари”, “Ошуста” һәм “Һудце” дип аталган йозефчылар, гардислар, немец судетлары һәм словаклардан торган җәзалау төркемнәренә, наркотиклар куллану белән бергә, үзләрен халык белән ничек тотарга һәм психологик басым ясарга, куркытырга махсус рәвештә “дәресләр” бирәләр. Болардан тыш, аларга акчага сатылган яңа агентларны һәм немец армиясендә хезмәт итәргә теләүчеләрне табарга кушыла. Плоштина операциясе 1945 елның 19 апрелендә Велке Карловице шәһәре районында тормышка ашырыла башлый. Җәзалаучылар юлда очраган беркемне дә аямый, шуңа халык алардан уттан курыккандай читкә кача һәм күзләренә чалынмаска тырыша. Карательләр отря­дының бер төркеме Визовице шәһәре юнәлешендәге бөтен җирләрне овчаркалар ярдәмендә йөреп, тирә-як урман-тауларны тикшереп чыга. Аларның беренче корбаннары юлда очраган ирле-хатынлы бер гаепсез Рандловлар һәм Пордедллар була, икесе дә атып үтерелә. Шуннан соң “Ян Жижка партизаннарына ярдәм иткәнсез”, дигән гаеп тагылып, Плоштина халкыннан үч ала башлыйлар. Җәзалаучыларның 180 кешедән торган өч отряды тиз арада Плоштина авылын уратып ала һәм төенчекләрен күтәреп, авылны ташлап китәргә җыенган халыкны мал куалаган кебек куып, яңадан авылга алып керәләр. ...Плоштина авылында Ян Жижка бригадасының партизаннары торуын аларга кем җиткергән соң? Соңыннан ачыклануынча, гестапо агенты – Олджих Батя исемле кеше. Сугыштан соң халык аны асып үтерүгә хөкем итә. Йозефчылар килер алдыннан Плоштинадан Ян Жижка партизаннарының төп өлеше китеп өлгерсә дә, командиры урыс офицеры Костин бул­ган бер отрядлары торып калган. 130 кешедән торган бу отрядны “Плоштина отряды” дип йөртәләр. Җәзалаучылар отрядларының облава ясаячакларын командир Костинга, гомерләрен куркыныч астына куеп, бригада элемтәчеләре Франтишек Куделя белән гестапода эшләүче разведчица Марта һәм аның сөйгән егете Володя искәртәләр. Әмма халыкның акрын кузгалуы сәбәпле шактый вакыт уза һәм ситуация кулдан ычкына. Катлаулы хәлдә калган кешеләргә язмышка күнүдән башка чара калмый, җитмәсә, кулларында корал булмый. Әлбәттә, партизаннар аяусыз сугыша, әмма көчләр тигез булмау сәбәпле, барысы да батырларча сугышып һәлак була... Авылга ут төрткәннән соң җәза­лаучылар халыкны янып торучы бер өйгә куып кертәләр: анда бер хатын һәм 23 ир янып үлә. Тирә-юнь карательләр белән уратып алынганга күрә, бичараларга качу мөмкинлеге булмый: чыгарга маташучыларны автоматлардан, пулеметлардан атып үтерәләр. Бу вакытта авыл каргыш, акырыш, күз яшьләре һәм кычкырып елаган тавышларга күмелә. Кешеләрнең, “Кызганыгыз инде, зинһар, Аллаһ хакына үтермәгез!” – дип тезләнеп ялваруларына да, балаларның инәлүләренә дә колак салмыйлар. Киресенчә: “Сезгә аяу юк, партизаннарны яшереп тотканыгыз, безгә хәбәр итмәгәнегез өчен җәзасын да алыгыз!” – дигән җаваптан башкасын ишет­миләр. Бу мәхшәрдә җәзалау­чыларның өйрәтелгән овчаркалары да эшкә кушыла. Этләр төркеме белән надпоручик (өлкән лейтенант) Доминик исемле йозефчы җитәкчелек итә. Бу кансыз кеше башта куллары бәйләнгән кешеләрне эттән талата, шуннан овчаркалар ярдәмендә янып торучы өйләргә куып кертә. Шулай итеп, яңа гына кайнап, гөрләп торган, йөздән артык кеше яшәгән Плоштинадан күз ачып йомганчы көл-күмер генә кала”. ( Я. Поспишил, “Гиеналар”, 119нчы бит).Бу хәлләрдән соң Эрвен Хафенштайн белән Валтер Павловский Отто Скорценига яхшы отчетлар яза, ә Скорцени, үз чиратында, Гитлерга “Операция гаҗәеп уңышлы үтте, Ян Жижка бригадасы тулысынча юк ителде!” дигән ике телеграмма җибәрә. Шул ук көнне фюрер яраткан офицерын Тимер Тәре белән бүләкләү турында фәрман чыгара. Бригада командиры Даян Мурзин болар хакында бригадага яшерен ярдәм итүче гестапо майоры Дурдик җибәргән телеграмма күчермәсе аша белә.Сугыштан соң йозефчыларның күбесе үз җәзасын ала, әмма кайберләре төрле сурәткә кереп качып котыла. Плоштинада Ян Жижка бригадасы партизаннары торуын саткан Олджих Батя үлем җәзасына хөкем ителә, әмма бу гына халыкның үчен кандырмый.Яралы Мурзин Прловта дәваланган1944 елның ноябрендә какшатылган Ян Жижка бригадасында 400 партизан була, әмма протекторат чиген узганнан соң ул янә тулылана һәм 1300 кешегә җитә. Бу протекторат хуҗасы К. Франкны бик нык борчуга сала һәм Ян Жижка “бандитларын” эчтән таркату һәм командирсыз калдыру өчен отрядларга йөзәрләгән агент җибәрә. Агентлар әзерләү белән Прага, Брно гестапосында махсус рәвештә шөгыльләнәләр. Гестапога Прловта партизаннар булуы турында Маху, Батя һәм Гаек исемле агентлар хәбәр итә. Әйткән­дәй, аларның берсе дә читтән килмәгән, барысы да шушы авыл кешеләре.1944 елның салкын кышында Даян Мурзин Прлов авылында чираттагы яраланудан соң дәваланып ята. Аның белән бергә тагын да алты яралы булган. Аңа һәм партизаннарга Прлов кешеләре азык-төлек, дарулар һәм акча белән ярдәм итә. Бу вакытта Ян Жижка бригадасының отряд командиры Томаш Полчак-Шебик ротасы Прловта торган чакта немецларга диверсия гамәлләре ясавын туктатмый: партизаннар немецларның электр һәм телефон чыбыкларын кисә, тимер юлларын шартлата, мадъярларны һәм немец солдатларын коралсызландырып, аларның коралларын тартып ала. Бу турыдагы хәбәрләр тиз арада бишкә арттырылып, гестапога барып җитә һәм йозефчылар Прлов авылын уратып ала. Бу хәл 1945 елның 23 апрелендә була. Прловта да нацистлар Плоштина сценариен кабатлый. Өч йөк машинасына төялеп килеп төшкән җәзалаучылар отрядларында баштан-аяк коралланган 600 каратель авылны уратып ала. Авылга килеп кергәч тә аларның беренче күргән кешеләре Ладислав Ранглев исемле ир, аның хатыны һәм аларның ике бәләкәй баласы, Рудольф Пфлегер исемле кодасы була. Тыныч кына сөйләшеп торган бу кешеләрнең барысы да шундук атып үтерелә. Ярты яшьлек баласын кочаклаган Власта Ранглева коты очып иренең үлгәнен карап торганда сабыйлары акырып елап ебәрә. Башта әниләрен, шуннан соң әниләренең итәге астына яшеренгән сабыйларны да аталар. Арытаба кара­тельләр Ладислав исемле кешене ата, имеш, ул партизаннарга ярдәм иткән, хәтта аларга гармунда уйнаган... Бу фаҗигаләрне коты очып карап торган костел хуҗасы, фараж (поп) Владимир Ручканы да карательләр аямый. Аларга шаһитлар кирәкми!Котырынган фашистларның үч алуы дәвам итә: карательләр юлда велосипедта китеп барган бер баланы ата, шуннан Франтишка Рашкова исемле хатынның өен яндыралар. Хатынның ун айлык имчәк сабые була – куркышыннан баласы белән урманга кача башлагач, бичараны куып җитәләр һәм баласы белән бергә атып үтерәләр. Бу вакытта Прловта калган партизаннар төркеме, карательләр авылны төнгә таба басып алганлыктан, сугышка әзер булмый. Һәм утыз партизан, алты йөз җәзалаучыга каршы сугышып, батырларча һәлак була. Моннан соң нацистлар, авыл буенча йөреп, халыкның акчаларын, алтыннарын, документларын, хәтта сливовицега кадәр талап алалар. Шуннан соң авыл халкын Антонин Ондрашка исемле кешенең чәйханәсе алдына куып алып киләләр дә тукмый, мыскыллый башлыйлар. “Я, кайда зиратыгыз? Үзегезгә урын сайладыгызмы? Барыгыз, кабер казыгыз!” – дип көлә башлыйлар...Үкенечкә каршы, сугыштан соң бу фаҗига турында күрсәтмә бирүче бердәнбер кеше кала, ул да булса – Визовице кешесе Ярослав Юран. Менә аның сөйләгәннәренә игътибар итик: “Халыкны тезеп куйгач, нацистлар аларны җәзаларга тотынды. Чираттагы корбаннарның берсе егерме биш яшьлек Прлов егете иде. Аны өеннән сөйрәп чыгардылар да, башта өенә ут төрт­теләр, шуннан аяк-кулларын бәйләп, ут эченә ташладылар. Бу хәл күз ачып йомган арада эшләнде, шуңа баласының утка ташланганын күрми калган әнисе, кычкырып елый-елый, улын эзли башлады. Акылдан язган ананың үзен дә утка ташладылар...”Прловта гомер буе яшәгән Мария Рушкова исемле өлкән яшьтәге хатынның да өен яндырып, үзен утка ташлыйлар. Бахыркайга сугыштан соң эксгумация ясагач, хатынның маңгаенда утызлаган пуля тишеге табыла... Картларны да, ирләрне, хатын-кызларны һәм балаларны да аямый җәлладлар, барысын да чишендереп, кулларын артка каерып бәйләп, дагалы итекләре белән хәлләре беткәнче типкәлиләр, тукмыйлар, корбаннарның кайберләре коточкыч җәзалауларга түзә алмыйча тукмалу вакытында ук җан бирә...Партизаннарга икмәк пешергән, керләрен юган хатын-кызлар аеруча каты җәзаларга тарттырыла, аларны канга батырганчы тукмаганнан соң гына аталар, һәрберсенең маңгаена утызга якын пуля утырталар, башлары иләккә әйләнеп, тишкәләнеп беткән бичаралар халык алдында шулай җәзалана. Өлкәннәрне халык алдына бастырып куеп аткан вакытта балаларына аларга карап торырга боерыла. Прлов кешеләрен җәзалауда гестапо формасындагы шушы авыл кешесе Алоис Ошкеру исемле җәзалаучы аеруча “зур эш күрсәтә”. Немец формасындагы бу җәллад үзе кебек мадъярлар (венгр) белән бергә авылдашларын тукмаудан һәм мыскыллаудан рәхәтлек ала. Халыкны бер рәткә тезеп куйгач, кайбер­ләренә төртеп күрсәтә бара, карательләр аларны уртага сөйрәп чыгарып тукмый, интегеп үлсеннәр өчен автомат түтәсе белән тукмый, аннары маңгайларына, күзләренә, чигәләренә ата. Ә бит авылдашларын җәзалаучы Алоис Ошкеруга бу вакытта нибары 19 яшь бул­ган. Арытаба җәзалаучылар, егерме кешене алып, Ян Жижка бригадасының отряд командиры, якташыбыз Даян Мурзинның иң якын һәм ышанычлы дусты, сугыштан соң Чехословакиянең оборона министры булып китәчәк Ян Ондровчак туып-үскән Поздехов авылы юлына алып китәләр, бичараларны башкаларга сабак булсын өчен башка авыл-шәһәрләр буйлап җәзалап йөртәләр. Юлда очраган кешеләрне туктатып, үзләренең ничек итеп җәзалауларын карап торырга мәҗбүр итәләр. Шуннан соң карательләр үткән юлларда бичараларның канлы гәүдәләре ятып кала. Өч кешене Братшейов авылына илтүче юлдагы иске алмагачларга асалар – асар алдыннан аларның да йөзләренә атып, башларын иләккә әйләндереп бетерәләр. Шулай итеп, бу көндә генә дә Прлов авылында 15 кеше җәзаланып, 19 кеше атып үтерелә. Бу вакытта җәзалауларга түзә алмаган кешеләрнең акырышуы, елавы, йөрәк өзгеч каргышлары еракларга ишетелеп тора. Әле генә гөрләп торган авылдан башта өч кенә кеше исән кала. Шуларның икесе – аталы-уллы Томаш Ондрашковлар. Әмма дәвалану өчен Всетин шәһәренә китеп барган бу кешеләрне дә җәзалаучылар отрядлары юлда куып җитеп атып китәләр. Өчен­чесен, урманда качып калганын, Гошталкова юлында тереләй җиргә күмәләр...Сугыштан соң халык, бу мәрхүмнәрне эзләп табып, җир куенына тапшыра. 1945 елның 23 маенда тереләй күмелгән кеше дә табыла, аны да Гошталкова зиратында җирлиләр. Шунысы кызганыч: Братшейов авылында һәлак булганнар истәлеген мәңгеләштереп, 2015 елда гына бәләкәй генә булса да һәйкәл куела. Ни өчен шулай озакка сузыла? Чөнки сугыштан соңгы елларда бу фаҗига турында сөйләргә рөхсәт ителми. Дөреслек чех тарихчысы, Ян Жижка бригадасы партизаннары сугышы тарихын өйрәнүче Даниэль Гардулакның архив документларына нигезләнгән “Прлов трагедиясе” язмалары барлыкка килгәч кенә калкып чыга. Прлов трагедиясе турында сугыштан соңгы елларда беркемнең дә сөйләмәвенә үкенеч белдергән тарихчы язмаларында коточкыч җәзаларга дучар булып та Ян Жижка партизаннарын сатмаган авыл кешеләренә зур бәя бирелә. Автор аларны “бөек батырлар” дип атаган. Мәкалә авторы сугыш тарихын онытмаска чакыра.Миләүшә ГОДБОДЬ (КОЛМӨХӘММӘТОВА).Чехия Республикасы.(Махсус “Кызыл таң” өчен).(Дәвамы бар).