Италиянең элекке премьер-министры һәм «Алга, Италия» партиясенә нигез салучы Сильвио Берлускони 86 яшендә Миланның «Сан-раффаэле» хастаханәсендә вафат була.Эшкуар, нәшрият йортлары һәм банклар хуҗасы премьер-министр вазыйфасына тәкъдим ителгәч киң танылу ала. Миллиардерның популярлыгы сәясәт белән дә, зур гаугалар белән дә бәйле. Ул үзенең варисларына Сан-Мартино вилласыннан башка барысын да сатарга рөхсәт иткән.Сильвио Берлускони дөньякүләм танылган сәясәтче һәм югары дәүләт вазыйфасын биләгән беренче миллиардер. Дүрт тапкыр хөкүмәтне җитәкләгән "Алга, Италия" партиясе лидеры.Берлускони күп тапкырлар Чечня проблемалары һәм Русия Федерациясендә Кеше хокукларын үтәү буенча Русияне яклап чыгыш ясый, Кырымда һәм Украинада Русиянең гамәлләрен аклый, моның өчен Берлусконины көнбатыштагы халыкара җәмәгатьчелеге, шулай ук Италия оппозициясе тәнкыйтьли.2011 елның ноябрендә, Берлускониның отставкасы турында хәбәр алдыннан, Владимир Путин Италия премьерын - «Европа сәясәтенең соңгы могиканнарының берсе», ә 2015 елда үзенең «дусты һәм союздашы» дип атады.Русия Президенты Италиянең экс-премьер-министрының үлеме белән бәйле рәвештә «тирән кайгы уртаклашуын» белдерде: «Русиядә Сильвио Берлусконины безнең илләр арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытуның эзлекле һәм принципиаль яклаучысы буларак искә алачаклар», — дип билгели Путин. Ул Берлускониның үзе өчен «кадерле кеше, чын дус» булуын, аның зирәклегенә соклануын өсти.Фото: AP 2022