Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

"Сагыналар, көтәләр..."

Әнвәр Нургалиев социаль челтәрдәге сәхифәсендә Диананың игезәк уллары белән ял итү мизгелләрен күрсәтте. Җырчының бертуган апасының кызы Диана Сәфәрова бер ай элек авариягә тарып һәлак булды. Ул өч баланы ялгыз үстерүче ана иде.Видеода күренгәнчә, балалар паркта машинада, атта да, понида да, аттракционнарда, көймәдә дә… Аннары алар батутта да сикерә. Малайлар ял итеп «арыган». Әнвәр Нургалиев малайларның берсен иңбашына утырткан.«Бүгенге көн балалар белән күңелле узды. Аиша килмәде. Кызганычка каршы, кәефе бер дә юк. Малайларны безгә әтиләре алып килде, көне буе хыялланып, мәш килеп йөрдек. Әтиләренә рәхмәт, бик булыша, балалар «әти» дип эндәшә башлады. Аиша башта ук «әти» дип эндәшә иде.«Рәхмәт, дусларым, балаларның хәлен сорап торган өчен. Алар белән барысы да яхшы. Сәид белән Сәлман әле дә берни белми, сагыналар, көтәләр. Әлегә ничек итеп әйтергә икәнлеген уйлыйбыз», – дип язган җырчы. Фото: социаль челтәрләрдәнБу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/anvar-nurgaliev-diananyn-balalary-turynda-atilare-bulysa-ati-dip-aita-basladylar-5859751