Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Яңартылган Нефтехимиклар паркы ачылды

Башкаланың иң борынгы рекреацион зоналарының берсен 1947 елда салганнар. Бу елда Русия көненә төбәк җитәкчесе инициативасы белән биредә территорияне реконструкцияләү һәм төзекләндерү буенча масштаблы проект тәмамланды. Радий Хәбиров ассызыклаганча, Уфа паркы үзенең икенче туган көнен билгеләп үтә. Аның мәйданчыкларында балалар һәм өлкәннәр буш вакытларын күңелле үткәрә алсын өчен барлык шартлар да булдырылган. Төбәк җитәкчесе төзүчеләргә паркны реконструкцияләгән өчен рәхмәт белдерде һәм республика дәүләт бүләкләрен тапшырды. - Ә бүген, Уфаның туган көнендә, без реконструкциядән соң Нефтехимикларның мәдәният һәм ял паркын ачабыз. Аның атамасын үзгәртмәгәнебезгә игътибар итегез. Бу - безнең республика сәнәгатен төзегән нефтехимикларга хөрмәт билгесе. Уфа "Хезмәт батырлыгы шәһәре" булып танылды, чөнки Җиңү яулаган төп учреждениеләр безнең Черниковкада урнашкан. Бүген бу бистә яңача үсеш ала, үзгәрә. Монда яңа парклар һәм скверлар барлыкка килә. Без балаларыбыз өчен яңа тормыш шартлары булдырабыз, - диде Радий Хәбиров. Нефтехимиклар паркын модернизацияләү кысаларында төзүчеләр зур эшләр башкарды. Территориядә спорт һәм балалар мәйданчыклары, заманча вело-җәяүлеләр юлы төзекләндерелде, ачык һавада спорт белән шөгыльләнү өчен тренажёрлар урнаштырдылар. Проектлаучылар паркны яшелләндерүгә зур игътибар биргән - 370 агач, 2,1 мең куак һәм чәчәк атучы үсемлекләр утыртканнар. - Нефтехимиклар паркын танырлык та түгел, ул сизелерлек яшәрде, яктырды. Әмма шул ук вакытта үзенең үзенчәлеген саклап калды. Хәзер монда йөрергә, балалар белән ял итәргә мөмкин. Паркларга шундый игътибар биргәнегез өчен рәхмәт, - дип рәхмәт белдерде халык. Фото: glavarb.ru