Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Акчәчкә

Без бәләкәй чакта авылда ялгыз әбиләр күп була торган иде. Безнең урамда гына да өй аралаш дип әйтерлек шундый әбиләр яши иде. Мин үземне белә башлаганда, Сания әби дә ялгыз иде. Түбәсе шифер белән ябылган, бүрәнәләре һәрчак ап-ак итеп бурлап куелган, урам һәм ихата ягына караган ике тәрәзәле курчак өен хәтер­ләткән бу кечкенә йорт та, башка әбиләр кебек күп сөйләшми торган әби үзе дә безгә, бала-чагага, тоташы белән бер сер иде. Йорты гына түгел, хәт­та ихатасы да күрше әбиләрнекеннән аерылып тора иде. Ни өчен дигән­дә, ихата эче ямь-яшел үлән иде. Кайчан карама, Сания әби үзалдына әкрен генә нидер сөйләнеп, шунда булыша иде. Сания әби өйдә чагында иптәш кызлар белән койма ярыгыннан гына ихатаны күзәтүебез, анда кереп уйнарга кызуыбыз да хәтердә әле. Тик моның мөмкин хәл түгеллеге безгә инде билгеле, чөнки әби үзе дә капкадан күтәрмә төбенә илткән тар гына сукмактан йөри иде. Хәтта нәрсәсе беләндер әбинең үзенә охшаган кәҗәсе дә, көтүдән кайткач, шул сукмактан бер адым да читкә тайпылмыйча, үләнгә борынын да сузмыйча, турыга абзарга юнәлә иде.Бервакыт, кадерле әйберне таптаудан курыккандай сак кына басып, ихатасындагы чирәм арасыннан ниндидер үләннәрне йолкып йөргән Сания әби минем үтеп барганымны күрде дә эчкә чакырып алды. Мин икеләнеп калдым. Үзалдына бикләнеп, күрше-тирә белән бик аралашып бармаган бу әбидән мин ничектер куркыбрак йөри идем. Шулай да кызыксыну җиңде. Шунысы да бар, куркып торырга яшем дә бәләкәй түгел инде, югыйсә – унҗиденче яшь белән барам. Кыю гына ихатага аяк бастым. Сукмактан читкә чыгарга ярамаганны аңлап, аякны – аякка ышкып, күтәрмә төбенә килеп җиттем. Күтәрмә такталары чип-чиста һәм ап-ак иде. Кулына җыйган үлән учмасын җиргә куеп, Сания әби күтәрмәгә килеп утырды. Мин дә шым гына бер кырыйга сыендым. Ул җирдәге үләннәргә карап: “Кәҗәмә көтүдән кайтуына ризык әзерлим”, – диде. Мин шунда кыюланып китеп: “Мин дә үлән йолкышыйммы?” – дип сикереп тордым да каршыдагы үләнгә кулымны суздым. Тик ул үлән өзәргә рөхсәт итмәде. “Син кайсын өзәргә икәнне белмәссең шул”, – диде. Шунда мин күтәрмә буенда яткан үләннәргә күз салдым. Монда гел бертөрле генә үлән – көтүче сумкасы (исемен соңрак белдем) гына иде. Баксаң, Сания әби хәтфәдәй бәбкә үләне арасыннан тик шул көтүче сумкасын гына йолкый икән! Таптарга да, уйнарга да, кәҗәгә дә ашарга ярамаган, күз карасыдай саклап үстергән бу бәбкә үләне нәрсәгә кирәк икән соң? Минем уйны укыгандай, ул серне чишә башлады: “Тиздән кызым белән нәни оныгым кайтачак!” Бу минем өчен яңалык иде. Аның кызы бар икәнен ишеткәнем дә юк. “Әби, синең кызың бармыни?” – дип сораганымны сизми дә калдым. Сания әби көлеп куйды: “Нишләп булмасын! Акчәчкә исемле кызым бар минем”. “Менә сиңа мә! Миңа калса, ул гомер буе шушындый әби булган. Сания әби миңа сынаулы караш ташлады да: “Инде зур кызсың, мин сөйләгәннәрне аңларсың”, – дип сүз башлады. Күренеп тора: аның кем беләндер сөйләшәсе, эчен бушатасы, шатлыгын уртаклашасы килә иде. Тик ни өчен ул мине сайлады? Беренче туры килгән кешегә эндәшүедер инде дип, моңа артык игътибар бирмичә, кызыклы вакыйга тыңларга әзерләндем. Ә хикәя чыннан да мавыктыргыч иде. – Әйе, минем Акчәчкә исемле кызым бар иде. Теләп кенә алган балам ул, бердәнберем... Әтисе мәрхүм, минем Гарифым, сугыштан тере гарип булып кайтты. Без бит аның белән өйләнешеп ике генә ай яшәп калдык... Сугыш башланганның икенче аенда ук фронтка китте. Балага да узалмый калдым... Дүрт ел буе сугышта булды. Кырык бишнең кышында бик каты яраланды. Өч айдан артык госпитальдә ятты. Март ахырында әткәй мәрхүм Мәскәү госпиталенә барып алып кайтты үзен... Сыңар кулсыз, тездән югары уң аяксыз, коры сөяккә калган ул бичарада сугышка кадәр әзмәвердәй булган Гарифны танырлык түгел иде... Әткәй мине тышка чакырып чыгарды да: “Кызым, синнән яшерәсем килми... Яшәсә, бер ел яшәр... Гариплеге бер хәл... Снаряд ярчыгы бөтен эчен айкаган... Кулдан килгәннең барысын да эшләдек, калганы Ходай кулында...” дип әйтте дәвалаган табибы...” – диде. Әткәй әйтмәсә дә, мин Гарифның хәленең бик шәптән түгеллеген аңлаган идем инде. Ләкин ул исән бит әле! Әнә башкалар хәләлләрен сугышның беренче көн­нәрендә үк югалтты... Чыкмаган җанда өмет бар! Без әле кыз-уллар үсте­рәчәкбез!.. Мин аны аякка бастырачакмын дигән ышанычны кычкырып әйт­мәсәм дә, күңелемә салып куйдым. Ниләр генә эшләмәдем мин! Җир кардан арчылу белән, шифалы үләннәр җыеп, аларны төнәтеп эчердем, көнаралаш мунча ягып, май себеркесе белән яраларын сыладым, район дәваханәсенә киңәшкә йөрдем, Бакалыда зур белгеч буларак даны чыккан керәшен хатыны Зинаидага бардым... Гарифым исә мине кызганды. “Бәхетсез иттем мин сине, Сания... Яшь гомерең заяга уза... Ичмасам, сау-сәламәт чагымда бер бала да бүләк итәлмәдем бит...” – дип үзенең җанын үртәде. “Яхшы сүз – җан азыгы” дигәнне истә тотып, тәмле-татлы сүзләремне кызганмадым, тереләчәгенә ышаныч уятып, төрлечә тынычландырдым... Сүз белән дә, кул белән дә назладым, өметсезлеккә бирелергә юл куймадым. Шундый көннәрнең берсендә мин үземдә моңарчы тоймаган үзгәрешләр сиздем... Әллә инде... Чын микән бу?! Нигә чын булмасын! Минем бит ирем бар!.. Тәмам ышанып җиткәч кенә, шатлыклы хәбәрне Гарифыма җиткердем. Иии, аның куанганын күрсәң! “Мин инде үземне тере килеш үлгәнгә саный идем... Җир йөзендә яшәп, мең үлем аша үтеп, җирдә нәселемне дә калдыралмый теге дөньяга китәм, дип әзме әрнедем мин!.. Болай булгач, яшибез әле, Сания!” Яшәүгә өмет уяткан бу сөенечле хәбәрдән соң Гарифым тернәкләнеп китте. Моңа кадәр аяк протезы турында сүз чыкканда, “үләсе кешегә нигә кирәк инде” дип гел каршылык күрсәтеп торган булса, хәзер “Уфадан чакыру кәгазе килсә, әллә барып карыйбызмы” дигән өметле сүзләр дә сөйли башлады. “Кызымны бала тудыру йортыннан үз аякларым белән барып алырга кирәк бит инде!” Туачак баланы ул нигәдер гел кыз итеп күз алдына китерә иде. “Синең кебек матур кызыбыз булачак безнең! Кыз бала ул илгә иминлек, тыныч көннәр теләп туа”. Кешене өмет яшәтә бит! Ул синең болытлы көнеңдә кояш булып балкый, туңган җаныңы җылыта, атламас та чакта йөгертә, очар канатлар куеп, күкләргә күтәрә. Гарифым да нәкъ шундый хисләр кичергәндер. Мин таң карасы белән фермага эшкә барырга торсам, ул миннән дә иртә уяна. Уяна дию бик дөрес тә булмас, чөнки ул төннәр буе йоклый алмый, сызланып чыга. Йорт эшләрен караштырып, ашыгып фермага җыенуымны моң тулы күзләре белән сүзсез генә карап утыра. Кулыннан килсә, мине бер көн дә эшләтмәс иде. Инде шактый зурайган эчемә карап: “Берүк сакланып йөр, Саниям, авыр күтәрмә”, – дип кат-кат тукып кала. Авыр күтәрми буламы соң! Колхоздагы бөтен эш хатын-кыз җилкәсендә бит. Ләкин мин эшләрнең авырлыгын сизмим дә, тиздән балам туачагы миңа көч-дәрт бирә. Әнә бит күпме хатын тол, ятим калды... Минем бит әле, гарип булса да, җанын ярып бирердәй Гарифым бар! Исән генә була күрсен... Көз ахырына таба аның хәле начарланып китте. Моңа кадәр әле, протезын киеп, култык таякларына таянып, ихатага чыгып йөргән булса, хәзер күбрәк ятып тора башлады. Ашау ягы да кысылды, чөнки ашаганнан соң укшыды, эче авыртып үрсәләнде. Авыл фельдшеры килсә дә, бернинди дә ярдәм күрсәтә алмый. Госпитальдән табиб биреп җибәргән кәгазьләрне укып, бер Гарифка, бер миңа карап, ни әйтергә белми тора. Шулвакыт әткәйнең “яшәсә, бер ел яшәр” дигән сүзләре искә төшеп, чарасызлыктан күзләремне яшь томалый... Гариф та көннәренең санаулы икәнен аңлый иде, мине үз янына дәшеп, сыңар кулы белән кочаклап утыра... “Нәни кызымны кулыма алалмам микәнни...” дигән сүзләреннән җаным әрни, йөрәгем ярсый, күңелемдә адәм баласын җирдә яшәү, мәхәббәт, гаилә кору, әти-әни булу кебек иң гади, ләкин кеше өчен иң мөһим булган бәхеттән мәхрүм иткән сугыш уты кабызучыларга нәфрәт уты кайный башлый. Баламның тумас борын ятим булачагын аңлаудан җаным үрсәләнә, нәфрәтем көчәя... Тик бу халәтемне Гарифка сиздермәскә тырышам. “Әттә, без әле синең белән җитәкләшеп болыннарга чыгарбыз, чәчәкләр җыярбыз, су буйларында йөрербез... Әттәм, минем исемем ничек булыр соң?” – дип, нәни бала булып сөйләшәм... Исемне Гариф күптән уйлап куйган икән: “Ап-ак кыш көнендә тугач, минем кызым Акчәчкә булачак...” Яңа елның йомшак ак, саф карлары талгын гына җиргә яуган тыныч иртәдә Гарифым күзләрен мәңгелеккә йомды... Изге йолаларны үтәп, кадерлемне соңгы юлга озатуны томан эчендә кебек кенә хәтерлим... Кешеләрнең сөйләшүе, әллә мине, әллә Гарифны кызганып ах-вах килүе, ниндидер бик кирәкле мәшә­катьләр белән мәш килүләре төштә ге­нә булган кебек... Уянырмын да, моның чын түгел икәнен аңлармын кебек тоелды... Чынбарлыкка мине үзәгем өзелеп эчем авырту кайтарды. Бу тулгак башлану – сабыемның якты дөнья даулавы иде... Соңгы көннәрдә, Гариф хәл эчендә бул­ганлыктан, үзем турында бөтенләй онытып җибәргәнмен. Баламның туар вакыты да җиткән икән бит!.. Дәваханәгә дә барасы, барып аласы да булмады. Гариф көткәнчә, кыз бала туды... Ачы хәсрәт белән зур шатлык бергә кушылып, бернинди сүзләр белән дә аңлатып булмый торган хисләрем күз яшьләре булып ургып чыкты... Акчәчкәм минем, шатлыгым, куанычым, Гарифымның бер кисәге... Шул урында Сания әби кинәт кенә үзгәреп китте. Әле генә яшькә тулган күзләрендә гадәти булмаган шатлык очкыннары кабынды. Ул ниндидер җиңеллек белән сикереп торды да: “Бар, бар, кызым, өеңә кайт. Әниең югалткандыр. Ә мин Акчәчкәм белән оныгым кайтуга коймак туглап алыйм. Сукмактан гына атла, чирәмне таптый күрмә!.. Бу чирәмне оныгым өчен саклыйм. Ул моннан тәпи китәчәк...” – дип шатланып сөйләнә-сөйләнә, мине озатырга ашыкты. Мин әлеге хикәянең дәвамы булыр, дип көткән идем. Сания әбидәге бу үзгәрешкә аптырап, өйгә кайтып киттем. Әни мине: “Кайда шул гомер югалып тордың?” – дип ачуланыбрак каршы алды. Мин, кабалана-кабалана Сания әби янында булганымны, ишеткән-күргәннәрне сөйләп бирдем. Әнинең йөзенә кызгану билгеләре чыкты: “И бичара карчык, тагын ялгыша башлаган икән... Кызым, син ишеткән­нәрнең барысы да дөрес... Гариф турындагысы да, Акчәчкә турындагысы да... Тик “кызым белән оныгым кайта” диюе генә Сания әбинең чынга ашмас хыялы шул... Акчәчкә бу дөньяда күптән юк инде. 8нче сыйныфтан соң укырга дип Уфага чыгып киткәннән соң гаип булды ул бала. Эзләтеп тә карадылар, тик суга төшкәндәй юкка чыкты Акчәчкә... Соңгы елларда шулай ялгыша башлады Сания әби... Бала кайгысы бик ачы шул... Ходай күрсәтмәсен, күргәннәргә сабырлык бирсен...” Бу хәлләрне белгәч, мин Сания әби янына ешрак керергә уйлаган идем, әни рөхсәт итмәде. “Йөрәк ярасын кузгатып йөрмә”, – диде. Ап-ак йорт, нәни оныгы өчен генә дип саклап үстергән йомшак, хәтфәдәй бәбкә үләнле яшел ихата, дөньяда иң кадерле кешесен җуйган кара кайгылы Сания әби... Әнә ул, җил-җил атлап, эченнән нидер сөйләнеп, өй белән абзар арасында йөри. Ара-тирә, кулын маңгаена куеп, бертуктаусыз машиналар чабышкан олы юлны күзәтә... Кызы белән оныгын көтә...Римма Гайнанова.Чакмагыш районы.