Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Бәйрәм белән!

Сүз уңаеннан, Салават Юлаев турында күп китаплар һәм фәнни мәкаләләр язылган. Аның исеме белән шәһәр һәм авыл, хоккей клубы, урамнар, проспектлар аталган. Төбәк халкы хәтерендә Салават Юлаев 20 яшьлек яшь шагыйрь, полководец, буйсындырылмаган титан, үз җилкәсендә өмет тауларын, ә ялкынлы йөрәгендә башкортларның ирек сөюче рухын йөртә. Салават Юлаевның кем булганлыгы турында тулырак "Башкортстанның мәдәни дөньясы" сайтында сылтама буенча укып була. 12 июньдә республика башкаласында узачак бәйрәм чаралары һәм җәмәгать транспорты хәрәкәте схемасы турында Уфа хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев социаль челтәрләрдәге рәсми битендә сөйләде. Ә Башкортстан Мәдәният министрлыгы сайты республика халкына Русия көне уңаеннан нинди чаралар үткәрелүе хакында мәгълүмат бирә. Бәйрәм белән! С праздником! #ОбъясняемРФ #ОбъясняемБашкортостан Фото: bashinform.ru