Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Радий Хәбиров Русия көне уңаеннан бәйрәм чараларында катнашты

Төбәк җитәкчесе Башкортстанның үз теләге белән Русь дәүләте составына керүенә 400 ел тулу уңаеннан төзелгән Дуслык монументына чәчәкләр салды. Һәйкәлгә 1957 елда нигез салынган, ә аның тантаналы ачылышы 1965 елда булган. Ул урыс һәм башкорт халыкларының туганлык дуслыгын символлаштыра.Агыйдел елгасы яры буенда республика Башлыгы спорт фестиваленең тематик мәйданчыкларында булды. Биредә төрле дисциплиналар буенча осталык дәресләре һәм турнирлар оештырыла. Уфа халкы һәм башкала кунаклары Агыйдел елгасында узган тамаша программасын да күзәтә алды. Суга кораблар парады, байдаркалар, катамараннар чыкты.Башкортстан Башлыгы Уфа балалар коллективларының концерт чыгышларын карады һәм грек-рим көрәше буенча турнирда булды. Радий Хәбиров ярышларда катнашучыларны сәламләде, спортчыларны Русия көне белән котлады һәм яңа спорт казанышлары теләде.Республика җитәкчесе шулай ук «Первушино» аэродромының пилотаж авиация төркеме чыгышын карады.- Бүген шәһәрнең барлык паркларында да активлык күзәтелә, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Бүген тагын бер вакыйга - Уфаның туган көнендә Нефть химиячеләренең мәдәният һәм ял паркы, ә иртәгә соңга Затонда поликлиника ачабыз.Арытаба төбәк җитәкчесе Салават Юлаевның тууына 269 ел тулу уңаеннан курай моңнары астында башкорт халкының милли герое һәйкәленә чәчәкләр салды.