Иң хәерле көннәр – шушы айның беренче ун көнлеге, бу көннәрдә кылган игелекләр Аллаһ каршында иң сөеклеләре булып тора, бу сүзләргә дәлил итеп: «Изге гамәлләрне көннәрнең кайсысында гына кылсалар да, Аллаһ аларны ул көннәрдә (ягъни зөлхиҗҗә аеның беренче ун көнендә) кылуны күбрәк ярата», – дип әйткән Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм (Бохари риваяте).Шуңа да бу көннәрдә игелекле, хәерле гамәлләр кылуда тагын да ныграк тырышырга кирәк, чөнки хәдистән күренгәнчә, Аллаһ каршында бу гамәлләр сөеклерәк булып тора. Хәзер бит кайберәүләрнең каникул вакытлары, җәйге яллары да шушы көннәргә туры килә. Шушы хәерле көннәр – Коръән укырга зур мөмкинлек, садака биреп тә малыбызга бәрәкәт өсти торган зур игелек кыла алабыз. Туганлык җепләрен ныгыту нияте белән якыннарыбызның хәлләрен белеп кайту өчен дә вакыт иркен.Тәсбих (сөбхәнАллаһ), тәхмид (әлхәмдүЛлиләһ), тәкбир (АллаһүӘкбәр) әйтүләрне ешайтырга кирәк, Аллаһны да күп итеп зикер кылырга вакытыбыз бар – әгәр телефонда әзрәк утыр