Анда район хакимияте башлыгы, предприятие, учреждение җитәкчеләре, авыл халкы һәм мөхтәрәм кунаклар катнашты.Илчегуллылар сугышчан атның батырлыгын онытмаганнар. ППМИ программасы кысаларында хакимият, битараф булмаган авыл халкы ярдәме белән авыл үзәгендә һәйкәл куелды. Чыгыш ясаучылар һәм бәйрәм кунаклары әлеге проектта катнашучыларга рәхмәт белдерде. Бу безнең тарих һәм без аны буыннан-буынга тапшырырга тиеш.Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Тимур Гыйльмияров миякәлеләрнең ата-бабаларының батырлыкларын онытмавын билгеләп үтте. Бүгенге чара - моңа ачык мисал.Керчь фронтка 1942 елда алына. 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе составында Уралдан Берлинга кадәр юл үтә, ике тапкыр яралана. Сугыш тәмамланганнан соң демобилизацияләнгәч, Семен Буденныйның шәхси кушуы буенча туган ягына, Илчегул авылына кайтарыла.Сугыштан соң Керчь колхозда эшләп өлгерә, район сабан туеның хөрмәтле кунагы була.Бәйрәмне концерт номерлары бизәде, спорт ярышлары узды, патриотик мәйданчыклар оештырылды.