Төбәк Хөкүмәте Рәисе «Хезмәт резервлары» Бөтенрусия физкультура-спорт җәмгыятенең күзәтү советына керә.Министрлар Кабинеты башлыгы ассызыклаганча, Башкортстанда физик культура һәм уиңкүләм спорт үсешенә зур игътибар бирелә. - Безнең республика - илнең мөһим спорт үзәкләренең берсе. Ел саен бездә 15 меңнән артык спорт-киңкүләм чарасы уза, алар 1 миллион кешене колачлый. Халыкның 56,1 проценты системалы рәвештә физик культура белән шөгыльләнә. Бездә спорт инфраструктурасы алга киткән. Узган ел гына да 250дән артык яңа спорт объекты барлыкка килде. Спорт корылмалары саны буенча Башкортстан Мәскәүдән кала икенче урында тора. Олимпия чемпионы Светлана Хоркина исемендәге Гимнастика үзәге ачылды. Халыкара спорт көрәше үзәген, Ишкәкле слалом комплексын һәм Фехтование үзәген җитәклибез, - дип сөйләде Андрей Назаров. Эшнең өстенлекле юнәлешләреннән берсе - спортчыларны үстерү һәм төрле спорт төрләрен популярлаштыру өчен шартлар тудыру. Республикада матди кызыксындыруның комплекслы системасы эшли