Әнвәр Нургалиев автоһәлакәттә гомере өзелгән туганы Диана Сәфәрованың балалары һәм аларның нәнәсе белән авылга кайтып килгән. «Авылга кайтып барыш» дип исемләнгән видеода Сәет белән Сәлмән, Әнвәр Нургалиев җырына кушылып җырлый-җырлый, машинада баралар.Әнвәр Нургалиев авылда, малайларны муенына атландырып, төрле урыннарны күрсәтеп йөргән. Аннары, чиратлап алдына алып, машинада йөрткән. Видео «Все пройдет: и печаль, и горе» дигән җыр юллары белән тәмамлана.«Авылга кайтып килдек кичә, күңелле дә, күңелсез дә. Әкренләп тормышны җайга салырга, башкача булмый, без уйлаганча түгел тормыш, барысы да Аллаһыбыз кулында. Иң мөһиме: балалар бәхетле булырга тиеш. Вәгъдә иткәнчә, кайвакыт балаларны күрсәтәчәкмен, чөнки директта меңләгән үтенеч. Балаларга битараф булмаган өчен рәхмәт. 9 майдан соң хатыным белән безнең тормышыбыз төптән үзгәрде, приоритетлар алышынды, балалар болай да якын иде, әмма аларның Әниләре бар иде, хәзер тагын да якынрак булдылар. Әйе, әнине беркем алыштырмый, әмма без хәзер алар өчен җаваплы. Әлбәттә, балалар өчен төп рольдә – әбисе белән бабасы. Әтиләре Рабис читтә калмады, үз тормышын икенче планга күчерде, ул һәрвакыт безнең белән», – дип язган.