Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Андрей Назаров Дүртөйледә лицейның яңа корпусын төзү проекты белән танышты

2нче лицей - 1962 елда төзелгән мәгариф учреждениеләренең берсе. 2021-22 уку елында 44 сыйныфта анда 950 укучы белем алды.Лицейда уку кабинетларының саны җитәрлек түгел, сыйныфтан тыш һәм эчке тәрбия эшләрен үткәрү өчен актлар залы юк. Спорт залы уку бинасының икенче катында урнашкан һәм аңа куелган заманча таләпләргә туры килми. Комбинатлаштырылган остаханә һәм дүрт уку кабинеты подвалда урнашкан һәм санитария таләпләренә һәм нормаларына туры килми. Кайнар туклануны оештыру белән дә кыенлыклар бар.“2нче лицей өчен уку корпусы, спорт залы һәм спорт мәйданчыгы төзелеше” проекты бар, аңа дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәсе алынган.Премьер-министр проект белән танышты. 300 балага исәпләнгән яңа корпус җылы күчеш аша тоташачак. Беренче катта - ашханә, спорт залы, икенче һәм өченче катларда уку кабинетлары, остаханәләр һәм китапханәләр урнашачак.- Проект корректировка һәм эшләп бетерүне таләп итә, шул исәптән СанПиН таләпләрен исәпкә алып. Төзелеш эшләрен мөмкин кадәр тизрәк башлау өчен бөтен документацияне әзерләргә һәм ел ахырына кадәр экспертиза узарга кирәк, - дип йөкләде Андрей Назаров.Фото: pravitelstvorb.ru