Бүген бәйрәмгә килгән ханым һәм туташлар билгеле психолог Марк Бартонның мавыктыргыч лекциясен тыңлаганнан соң Концерт залына зур уңышларга ирешкән хатын-кызлар — Марина Глухова һәм Мария Грудинаны тыңларга, алар белән аралашырга җыелды. Марина Глухова — визионер, бизнесны сәнгатькә әйләндерүче креатор, “Laboratory ABC” халыкара лабораториясенә нигез салучы.Мария Грудина — идеолог һәм “Первая линия” курортына нигез салучы, коуч, ментор. Башкала кунаклары хатын-кызлар проектларында эшкуарлык, визионерлык һәм мәдәният турында сөйләде. Мария Глухова билгеләвенчә, барысы да үзеңә ышанудан, үзеңне белдерүдән башлана. “Мәдәният безгә һәрвакыт ирекле булырга, башкаларга комачауламыйча, үзең булып калырга мөмкинлек бирә,” — ди белгеч. Мария Глухова ассызыклавынча, без менталь сәламәтлекне һәрвакыт саклап кала алмасак та, менталь иминлеккә даими ирешә алабыз. “Илһам килгәндә һәрвакыт эшләргә кирәк”, —ди ул.Залдагы гүзәл затлар белгечләргә үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирде, фикерләре белән бүлеште. Әйтергә кирәк, чарага төрле яшьтәге хатын-кызлар җыелган иде. Уфада яшәүче Регина Мөхәммәтшина, мәсәлән, бирегә кечкенә кызчыгы белән килгән. Яшь ханым икътисадчы булып эшли. Бу чара турында ишетеп, алдан ук килергә ниятләгән. — Үткән елда килергә мөмкинлегем булмады. Быел һичшиксез килергә булдым. Марк Бартонның китапларын яратып укыйм, бүген үзен күрдем, лекциясеннән зур фәһем алдым, — ди ул. Регинаның кызы тирә-яктагы матур бизәлешкә сокланып, төсле шарлар белән көлә-көлә уйнап йөри. Хәер, өлкәннәрнең дә йөзләреннән елмаю төшми. Күпләр биредә яңа дуслар тапканын, кызыклы аралашуга ирешә алганын билгели. Бу гүзәл затларга карагач, алар белән аралашкач, биредә чынлап та “Хатын-кыз бәхете территориясе” икәненә шик калмый. Концерт залындагы чираттагы чара — “Путь героя” моноспектакле булды. Спектакльнең авторы Лионель Урманцев — коммуникацияләр, энергия белән эшләү һәм билгеләнешеңне эзләү буенча белгеч, бизнесмен, “ТЭФИ” премиясе иясе, сәяхәтче. Тамаша һәркемгә онытылмас тойгылар бүләк итте.Ачык академия чаралары Башкортстан Башлыгының грантлар фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Автор фотолары.