Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Андрей Назаров Дүртөйле районы Сабантуенда катнашты

Министрлар кабинеты башлыгы хезмәтчәннәргә республика үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде.- Бик рәхәтләнеп бүген шушында торам, дөресен генә әйткәндә, күптән монда килергә, миңа тел биргән Дүртөйле җиренә яңадан килеп чыгарга теләгән идем. Монда, Иванай авылында, мин өч яшькә кадәр яшәдем, һәм монда татарча сөйләшергә өйрәндем, - дип уртаклашты Андрей Назаров.Премьер-министр Башкортстанның илнең иң алга киткән һәм нык төбәкләренең берсе булуын билгеләп үтте. Узган ел бу җәһәттән аеруча уңышлы булды. Республика казанышлары анда яшәүчеләрнең көндәлек хезмәтеннән туплана. Дүртөйле районы да уртак уңышларга зур өлеш кертә.Районда терлекчелек биналарын масштаблы реконструкцияләү эшләре бара. Заманча җиһазлар урнаштырыла, яңа техника сатып алына. Сөт җитештерү буенча район республикада 4нче урында. Терлекләрнең саны да динамикалы рәвештә үсә.- Узган елның декабрь аенда Дүртөйле элеваторында ашлык эшкәртү буенча тегермән эшләтеп җибәрдек. Предприятиенең куәте елына 8 мең тоннага кадәр арыш оны җитештерергә мөмкинлек бирәчәк. Продукция экспортка да чыгарыла. Алга таба да яңа "үсеш нокталары" булдыру мөһим. Эре инвестицияләр һәм ресурслар җәлеп итәргә. Торак-коммуналь инфраструктура һәм җәмәгать урыннары үсеше аерым игътибарга лаек, - дип билгеләде Премьер-министр.Ул искәрткәнчә, Башкортстанның сәяси тормышының үзәк вакыйгаларының берсе быел 10 сентябрьдә узачак Бердәм тавыш бирү көне булачак. Республика халкына җиденче чакырылыш Башкортстан Дәүләт җыелышы - Корылтай депутатларын, шулай ук авыл биләмәләре Советлары депутатларын сайларга туры киләчәк.- Бүген безнең яугирләр Русия өчен махсус хәрби операция барышында сугышалар. Алар арасында - Дүртөйле районыннан мобилизацияләнгән һәм ирекле кешеләр. Без барыбыз да аларның җиңәчәгенә һәм исән-сау әйләнеп кайтачагына ышанабыз. Без аларның гаиләләре якланган булуын белеп, тыныч хезмәт итсеннәр өчен бөтен көчебезне куябыз. Безнең бурыч - "үзебезнекеләрне ташламыйбыз" лозунгы астында яшәү һәм эшләү. Без бергә теләсә нинди кыенлыкларны җиңә алырбыз дип ышанам. Сабан туенда катнашучыларга һәм кунакларга чын күңелдән ныклы сәламәтлек һәм яхшы кәеф телим. Сезгә тынычлык, бәхет, сәламәтлек, игелек һәм иминлек телим! - дип теләде Андрей Назаров.Фото: pravitelstvorb.ru