Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

"Барысы да мизгел эчендә булды"

8 июньдә һәлак булган егетнең әтисе Юрий сөйләвенчә, фаҗига 30 секунд эчендә булган. "Мисырга ял итәргә бардык, пляжга киттек, фаҗига 30 секунд эчендә булды", - дигән ул. Ир-ат билгеләп үткәнчә, элек бу пляжда ерткычлар беркайчан да күренмәгән. Аның мәгълүматлары буенча, һөҗүм иткән акуланы инде үтергәннәр. "Бу шундый аерым очрак, шәһәр эчендә пляж бөтенләй хәвефсез. Тирә-якта шактый күп кораблар, яхталар бар, алар куркыта. Чөнки акулалар гадәттә кыргый пляжларда һөҗүм итәләр. Бу - бары тик ниндидер явыз күрәчәк. Ерткычның ничек монда килеп чыкканы да билгесез. Соңрак мәетнең калдыкларын таптылар, пакетка салып моргка алып киттеләр», — дип өстәгән ул. Бу тирәдә бөтен пляжларны ябып бетергәннәр ди. Фото: социаль челтәрләрдән.