Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Дөрес түгел, Артур исән!

Ватсап чатларында, "Киек каз юллары" җырын башкарып танылган Артур Хәсәнов һәлак булган, дигән имеш-мимешләр таралды. Бу хәбәр күпләрне борчуга салды.Артурның хәлен белешер өчен бертуган абыйсы белән элемтәгә кердек. Ул: "Мондый сорау белән шалтыратучы сез генә түгел. Аллаһка шөкер, энем белән сөйләшеп торабыз. Гадәттәгечә, ул: "Барысы да яхшы", - диде. Концертларга кайтып йөри алмый, әлбәттә".Күптән түгел "Киек каз юллары" җыры авторы Гүзәлия дә үзенең социаль челтәрендә: "Артурны концертымда күрергә телисезме?" - дип сораштыру үткәргән иде.Тулырак: http://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/yrcy-artur-xasanovka-ni-bulgan