Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Ир асылы эштә танылыр

Язмышлар кабатлана, дисәләр дә, һәркемнең бу дөньяда үзенә генә хас үзенчәлекле яшәү рәвеше була. Бу үзенчәлек буыннан-буынга, ата-анадан күчәргә, табигать бүләге булырга мөмкин. Тумыштан килгән сәләт, тормыштан өстәлгән көч андыйларга рухи үсеш бирә, хезмәт үрләренә илһамландыра. Алар бар тырышлыгын, осталыгын, яшәү дәртен яраткан хезмәте белән бәйли. Тормышның ямен, яшәүнең тәмен хезмәтендә, якыннары янәшәсендә тою да андыйларга ныклы адымнар белән алга атларга көч өсти. Кешеләргә бары яхшылык эшләүне үзенә максат итеп куйган әлеге гаҗәеп тыйнак затны Авыргазы районында һәм аннан читтә дә белмәгән, хөрмәт итмәгән кеше юктыр. Сүзем Авыргазы күппрофильле колледжы директорының тәрбия эше буенча урынбасары, район Советы депутаты, Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең Авыргазы районы бүлеге җитәкчесе Риф Вәлиев хакында. Шушы көннәрдә ул күркәм юбилеен билгели.Чишмә башыКеше кайда гына яшәмәсен, нинди генә дәрәҗәләргә ирешмәсен, аның өчен туган авылы һәрвакыт иң кадерле, якын у

Язмышлар кабатлана, дисәләр дә, һәркемнең бу дөньяда үзенә генә хас үзенчәлекле яшәү рәвеше була. Бу үзенчәлек буыннан-буынга, ата-анадан күчәргә, табигать бүләге булырга мөмкин. Тумыштан килгән сәләт, тормыштан өстәлгән көч андыйларга рухи үсеш бирә, хезмәт үрләренә илһамландыра. Алар бар тырышлыгын, осталыгын, яшәү дәртен яраткан хезмәте белән бәйли. Тормышның ямен, яшәүнең тәмен хезмәтендә, якыннары янәшәсендә тою да андыйларга ныклы адымнар белән алга атларга көч өсти. Кешеләргә бары яхшылык эшләүне үзенә максат итеп куйган әлеге гаҗәеп тыйнак затны Авыргазы районында һәм аннан читтә дә белмәгән, хөрмәт итмәгән кеше юктыр. Сүзем Авыргазы күппрофильле колледжы директорының тәрбия эше буенча урынбасары, район Советы депутаты, Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең Авыргазы районы бүлеге җитәкчесе Риф Вәлиев хакында. Шушы көннәрдә ул күркәм юбилеен билгели.Чишмә башыКеше кайда гына яшәмәсен, нинди генә дәрәҗәләргә ирешмәсен, аның өчен туган авылы һәрвакыт иң кадерле, якын урыннарның берсе булып кала, гомере буе аңа көч биреп, изге эшләргә илһамландырып тора. Риф Миңнегариф улы да туып-үскән авылы турында иң изге хисләр белән сөйли. Авыргазы районының гүзәл табигатьле Мостафа авылында дөньяга килә ул. Шулай ук Кырмыскалы районын да үзенең икенче туган ягы, дип исәпли. Балачагы Сахай һәм Бельский авылларында үтә, мондагы белем учакларында канат ныгыта. Ул вакытларда мәдәният учакларының тормышын җанландыру өчен клуб мөдире булып эшләүче әтисен төрле авылларга эшкә җибәрәләр. Шуңа дүрт балалы гаилә дә аның белән күченеп йөрергә мәҗбүр була. Малай да кечкенәдән әти-әнисенә ияреп, төрле мәдәни чараларда катнашып, чын татар мохитендә үсә.“Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”Мәктәпне Риф Авыргазы районында тәмамлый һәм киләчәккә якты уй-максатлар куйган яшь егет, кулына аттестат алу белән Башкорт дәүләт университетының физика факультетына укырга керә. Инженер-геофизик һәм физика укытучысы белгечлекләре алып чыккан яшь белгечне язмыш җилләре янә балачагы узган Кырмыскалы районына алып килә – юллама буенча ул Атҗитәр мәктәбенә эшкә тәгаенләнә. Билгеле инде, ир-егетләрне мәктәптә кушкуллап каршы алалар. Авыл мәктәбе өчен ул чын табыш булып чыга – нәселдән килгән сәләтләре, әти-әнисе салган изгелек, булдыклылык, кешелеклелек орлыклары, гаиләдә алган хезмәт тәрбиясе – мул җимешләрен бирә. Әлбәттә, ул вакытта да, хәзер дә текә яки абруйлы дип саналган геофизик белгечлеге алып чыккан егет мәктәпкә әллә ни зур теләк белән килмәсә дә, тиз арада үз казанында булуын аңлый. Педагогик эшкә өйрәнү авыр булмый. Киресенчә, йөзеп эшли башлый. Математика, физика, сызым дәресләрен җиренә җиткереп үткәрүдән тыш, сыйныф җитәкчесе вазыйфасын да өстиләр, мәктәпнең мәдәният һәм спорт тормышында кайный. 22 яшьлек укытучының ул вакытта өлкән сыйныф укучылары белән бию куюына, һәм аның җитәкчелегендә кыз-егетләрнең оста башкаруына ул вакытта өлкәннәр хәйран кала. “Балаларны ничек күндерә алдың?” – дигән сорау туа аларда. Кешеләрнең, баламы ул, инде бай тәҗрибә туплаган өлкән буын вәкилеме, йөрәгенә юл таба белүе, үзе артыннан ияртә алуы – Риф Миңнегариф улына хас булган күркәм сыйфатларның берсе генә әле.1985 ел өчен сирәк күренеш – үзенең сыйныфында физик культура дәресләренә бердәм форма кертә, аннары бу тәҗрибә мәктәп буйлап тарала. Барлык ярышларда да алар мәктәп логотибы булган бердәм формада горур һәм уңышлы чыгыш ясыйлар. Ярты елдан яшь белгечкә директор вазыйфасын тәкъдим итәләр. Ләкин егет ризалашмый, балалар белән эшләү аның күңеленә хуш килә. Дәресләрдән соң мәктәптә радио-физика түгәрәген алып бара. Шул чорда әлеге мәктәптә белем алган малайлар, миңа калса, әле булса укытучыларын изге сүзләр белән искә алалар. Чөнки бик күп нәрсәләргә, шул исәптән эретеп-ябыштыру серләренә өйрәтә укытучылары аларны. Ул вакытта һәр, хәтта кечкенә авыл мәктәбе дә, кызларны, малайларны эшче һөнәрләргә өйрәтү өчен барлык кирәк-яраклар белән җиһазландырылган була. Бүген – исә “Үсеш ноктасы” дигән үзәкләр аша бу юнәлешнең, хезмәт дәресләренең, патриотик эшнең кире кайтуына сөенә укытучы.Түгәрәкләрдән кайту белән, кичләрен яшь укытучы клубка ашыга. Биредә вокал-инструменталь ансамбль төзиләр. Җырлый да, бии дә. Моңа гаҗәпләнергә дә кирәкмидер – моңлылар нәселеннән бит ул! Университетта укыганда да бию һәм җиңел атлетика түгәрәкләренә йөри. Үзлегеннән гармунда, баянда, гитарада уйнарга өйрәнә. “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, дигән мәкальне Риф Вәлиев, күрәсең, кечкенәдән аңына сеңдереп үскән.Яраткан эш – ярты бәхетЕгетнең эшлекле сыйфатларын, тырышлыгын, активлыгын күреп, комсомолның өлкә комитеты аны Благовещен шәһәрендәге район комитетына комсомолның икенче секретаре итеп җибәрә. Хокук саклау эшләре өчен җаваплылык йөкләнгән әлеге вазыйфада эшләү чорында авырлыклар җитәрлек була. Чын тормыш мәктәбе үтә егет биредә. Авырлыклар алдында куркып калмый, тырышлыгы белән яңа үрләр яулый, куйган максатларына ирешә, бихисап изге эшләре белән урындагы халыкның хөрмәтен яулый.Әнисе авырып китү сәбәпле, туган ягына кайтырга туры килә. Әле эшләп йөргән уку йортында комсомол оешмасының секретаре вазыйфасына билгеләнә. Күпмедер вакыттан район хакимиятендә яшьләр эшләре буенча бүлекне җитәкли. Аннары мәдәният бүлеге мөдире вазыйфасына күчерелә һәм байтак өлкәләрдә тәҗрибә туплаган Риф Вәлиевның тормышындагы иң актив чоры – ике дистә елдан артык гомере шушы өлкә белән бәйле була. Хезмәтен яратып, җиренә җиткереп, бөтен күңелен биреп башкара, андыйлар турында: үз эшенең фанаты, диләр. Намуслы хезмәте тиешле бәһалана аның – Русия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә, “Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек була.Шәхес тәрбияләүче шәхесКешедә бөтен нәрсә дә гүзәл булырга тиеш: йөзе дә, киеме дә, уйлары һәм күңеле дә. Бу асыл сүзләрне бөек язучыбыз Антон Чехов әйтеп калдырган. Минем уйлавымча, Риф Вәлиев та – чын мәгънәсендә матурлык үрнәге. Әлбәттә, ир-егетләр турында шулай дип әйтү бик килешеп бетмәсә дә, аны белгән кешеләр минем белән, һичшиксез, килешер. Моны дәлилләп, “Агач – яфрагы, кеше хезмәте белән матур” дигән әйтемне дә китерә алам. Кешенең эчке матурлыгын бәяләр өчен, әлбәттә, аның белән аралашу гына җитми, бу хакта аның эш-гамәлләре, эш нәтиҗәләре сөйләргә тиеш. Риф Вәлиев исә, кайда гына эшләмәсен, нинди генә вазыйфалар башкармасын, төп максатын, яшәү мәгънәсен кешеләргә файда китерүдә күрә. Менә инде бишенче ел ул Авыргазы күппрофильле колледжында тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазыйфасында хезмәт сала. Ә тәрбия укыту процессында экспериментларга, үзгәртеп коруларга элек-электән бай өлкә. Шуңа Риф Миңнегариф улының кайчандыр хезмәт биографиясе башланып киткән мәгариф өлкәсенә кайтуы, бүгенге студентлар өчен дә, яшь укытучылар өчен дә зур табыш, дип исәплим. Үзе әйтүенчә, мәдәният өлкәсеннән ерак китмәде ул. Өстәвенә, уку йортының 150 урынлык клубы да бар. Колледж студентларының ялларын мавыктыргыч һәм файдалы итеп үткәрүгә юнәлтелгән чаралар оештырудан тыш, остаз “Хокукый белем мәктәбе” түгәрәге чикләрендә беренче курс студентларының хокукый белемен камилләштерү максатында алар белән максатлы эш алып бара. Бүгенге көндә бу аеруча мөһим һәм бик әһәмиятле, чөнки студентлар уку йортыннан белгечлек алып кына түгел, ә зур тормышка әзер кешеләр, шәхес булып формалашып чыгарга тиеш.Иҗтимагый эшчәнлекӘлбәттә, югарыда әйтелгәнчә, Риф Вәлиев хезмәт биографиясенең беренче көннәреннән генә түгел, мәктәп елларыннан ук иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнә. Гадәттә, мондый бурычлар актив, шул ук вакытта кулыннан эш килгән, башкаларның мәнфәгатьләрен үзенекеннән күпкә югарырак куйган кешеләрнең иңнәренә йөкләтелә. Әлбәттә, моңа күндереп тә, таләп итеп тә булмый, ул күңел кушуы буенча башкарылырга тиеш. Байтак еллар дәвамында Русиянең Дәүләт думасы, Башкортстан Республикасының Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларын сайлауларда җаваплы бурычлар – округ комиссиясе рәисе вазыйфаларын башкарырга туры килә. Бүген үзе, район Советы депутаты буларак, сайлаучылар, халык мәнфәгатен яклый.Язмамда Риф Вәлиевның милли хәрәкәт җитәкчесе булуына аерым басым ясап үтәсем килә. Менә инде 8 елга якын “Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе”нең Авыргазы районы бүлекчәсенә җитәкчелек итә. Әйткәндәй, авыргазылылар республикада тәүгеләрдән булып әлеге иҗимагый оешманың “Бәйләнештә” социаль челтәрендә үзләренең битен ачып җибәрәләр һәм, көн саен яңартып, яңалыклар өстәп торалар, бүгенге көнгәчә аны актив алып баралар.Иҗтимагый оешма җитәкчесе буларак, үзенең бурычын Риф Миңнегариф улы күләмле чаралар үткәрүдә генә күрми. Әлбәттә, алары да бик кирәк, чөнки алар телебезне, милли мәдәниятебезне саклау максатын күз уңында тотып оештырыла. Шулар арасында “Татар кызы” бәйгесен, шушы төбәктә туып-үскән күренекле шәхесләрнең иҗат кичәләрен атап үтү дә җитәдер. Бу юнәлештәге эшчәнлекне ул туган якны өйрәнүчеләр, укытучылар, мәдәният һәм башка өлкә хезмәткәрләре – гомумән, үзе кебек, милләте һәм туган төбәгенең киләчәге хакына янып-көеп яшәгән һәм эшләгән кешеләр белән берлектә алып бара.Алга таба да Риф Вәлиев бик күркәм уй-ниятләр, телебезне саклау, милләттәшләрне берләштерүгә бәйле күләмле проектны тормышка ашыру теләге белән яши. Әлегә моның сер булып калуын үтенде. Эшне башкарып чыккач, нәтиҗәсен күргәч кенә сөйләргә була, ди ул.“Гаиләм – кальгәм”Күпкырлы эшчәнлекне оста һәм уңышлы алып бару өчен яныңда ышанычлы терәк булырга тиеш. Бу уңайдан да Риф Вәлиев үзен бик бәхетле саный. “Гаиләм – ныклы терәгем булды һәм булып кала”, – ди ул. Әйе, тылың ныклы, икенче яртың акыллы, сабыр, тырыш булмаса, зур уңышларга ирешеп тә булмыйдыр. Һөнәре буенча табиб, әлеге вакытта Талбазы үзәк дәваханәсендә оештыру комитеты мөдире булып эшләүче тормыш иптәше Нурия Урал кызы белән өч дистә елдан артык тату гомер итәләр, ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Үзләрендәге барлык күркәм сыйфатларны балаларында да тәрбияли алган Вәлиевлар. Әйткәндәй, ике яктан килгән моңлылык балаларына да күчкән. Уллары Артурның да музыкаль белеме бар. Бүген ул Уфа шәһәрендә яши һәм эшли. Ә инде Рушана Вәлиеваның исеме “Голос” проекты буенча күпләргә яхшы таныш. Кечкенә вакытында “Голос. Дети” проектында алдагы турга үтә алмавына карамастан, максатка омтылучан кыз үз теләгенә ирешә. 2018 елда ул әлеге проектның финалына кадәр барып җитә. Бүген инде, Мәскәүдәге иң дәрәҗәле уку йортларының берсе – Югары икътисад мәктәбен тәмамлавына карамастан, үзен тулысынча музыкага багышлаган – Санкт-Петербург шәһәрендә яшәп иҗат итә.“Рушана” псевдонимы астында үзенең төркеме белән күләмле чараларда чыгыш ясый. Әле күптән түгел генә Сибайда узган Бөтенрусия инвестсабантуенда да катнашкан.Менә шулай тормыш үз агымы, борылышлары, шатлыклары һәм мәшәкатьләре белән дәвам итә. Әңгәмәдәшемнең дә 60 яше ишек кага. Ләкин ир-атлар өчен бу әле яшьмени?! Нәкъ шигырьдәгечә: туктап бер җырлап алу, үткәннәргә шөкер итеп, киләчәккә юл салу гына.Риф Вәлиев та юбилее көнендә кулына яраткан уен коралын – гармунын алып, үзенең балачагына әйләнеп кайтачак, яшьлеген сагынып искә алачак һәм бүгенге тормышына сөенеп, кайчандыр дөрес юл сайлавына шөкер итеп, яңа уй-ниятләр, киләчәккә планнар корачак. Ә инде барлык гомерен туган төбәгенә хезмәткә багышлаган, якташларының тирән хөрмәтен яулаган ир асылына максатларын тормышка ашырырга киң күңеллелеге, кыюлыгы, таләпчәнлеге һәм аңа гына хас булган башка бик күп күркәм сыйфатлары ярдәм итәчәк.Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.Авыргазы районы.