Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе каршындагы Консультатив совет утырышы үтте. Республика парламенты Рәисе Константин Толкачев үткәргән утырышта махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүдә иҗтимагый оешмаларның роле турында фикер алыштылар. Консультатив советның узган утырышында Башкортстанда кабул ителгән ярдәм чаралары җентекле каралган иде. Шул вакыттан алып чаралар исемлеге шактый киңәйтелгән. Аерым алганда, Константин Толкачев “Башкортстан Республикасында түләүсез юридик ярдәм турында”гы Законга үзгәрешләр кертү турында хәбәр итте. Түләүсез юридик ярдәм алучылар арасында махсус хәрби операциядә катнашучылар – мобилизация буенча чакырылганнар, волонтерлар һәм контрактчылар, шулай ук, аларның гаилә әгъзалары бар. Алар Дәүләт юридик бюросында консультацияләр генә түгел, ә гаризалар, шикаятьләр һәм үтенечләр төзүдә ярдәм дә ала. Транспорт салымы буенча ташламаның гамәлдә булу вакыты озайтылды. СВОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары 2022 ел өчен быел түләнергә тиешле салымны түләмәячәк. Льгота мотоциклларга, мотороллерларга, җиңел һәм йөк автомобильләренә, башка үзйөрешле транспорт чараларына, пневматик һәм чылбырлы машиналарга һәм механизмнарга кагыла. Ике һәм аннан да күбрәк транспорт чарасы хуҗасы һәр төрдәге бер транспорт чарасы өчен транспорт салымын түләүдән азат ителә. Максатлы ярдәмне волонтерлар штаблары да күрсәтә. Бу эштә ветераннар берләшмәләренең һәм иҗтимагый оешмаларның роле зур. Утырышта, шулай ук, кече һәм урта бизнеска ярдәм итүдә законнарны камилләштерү буенча тәкъдимнәр каралды. Парламент спикеры икътисад һәм социаль өлкә үсешендә кече һәм урта эшкуарлыкның мөһим ролен ассызыклады һәм депутатлар корпусының эшкуарлар берләшмәсе белән тыгыз хезмәттәшлеген, парламентның икътисади хокук мөнәсәбәтләрен җайга салучы законнарны камилләштерү буенча тәкъдимнәрне кабул итәргә һәм анализларга әзерлеген билгеләп үтте. Әлеге тема буенча доклад һәм республика законнарына үзгәрешләр кертү буенча анык тәкъдимнәр белән “Опора России” гомумрусия иҗтимагый оешмасының Башкортстан төбәк бүлекчәсе рәисе Ләйсән Николаева чыгыш ясады. Башкортстан Республикасында Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкил Ирина Абрамова федераль законнарны камилләштерү буенча кайбер тәкъдимнәрне кертте. Консультатив совет әгъзалары әлеге чыгышларны тикшереп, иң конструктив идеяләрне билгеләп үтте, аларны законнар нигезендә өйрәнергә һәм эшләргә тәкъдим итте. Фото: mk.ru