Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Аббау инде, кем бу?!

Кем дип торам, Алинә Заһитова икән! Ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә Ижевскидагы бакчаларын күрсәткән. Ә үзе, нигәдер, көрәк тотып тора. Удмуртиядә бәрәңге ала башлаганнармы әллә? Барысын да аның язылучылары белән инде!«Фигуралы шуу буенча Русиянең абсолют чемпионы булса ни? Әби әйткән икән, «бәрәңге бакчасына» дип, димәк, эшләргә кирәк»;«Әле бәрәңге алырга иртәрәк, дөрес эш коралы тотып чыкмаган»;«Бакчага ак носки киеп чыгасы инде»;«Алинә барысын да булдыра! Көрәк тотып җир дә казый ала»;«Алинә, син мотивациялисең. Хәзер синең меңләгән фанатларың әбиләре янына бакчага барачак»;«Туганнарыңа Олимпия чемпионы икәнлегеңне аңлатып бетереп булмый»;«Син искиткеч! Гаиләңә тәрбия өчен рәхмәт», – кебек комментарийлар калдырганнар спортчыга.Бозда - алиһә ул, җирдә дә матур, үзебезнең кыз, горурланабыз!