Малая Силикатная урамында урнашкан складта янгын чыгу нәтиҗәсендә Уфа вокзалы һәм тимер юл станциясе зыян күрмәгән. Инцидент пассажир һәм шәһәр яны поездларының хәрәкәтенә йогынты ясамаган. Куйбышев тимер юлының матбугат хезмәте хәбәренчә, ягулык-майлау материалларын саклау өчен цистерналар янган. Цистерналар Уфа станциясенә тоташкан гомум файдаланудагы тимер юлларда булган. "Башинформ" агентлыгы мәгълүматы буенча, 60 куб. метр күләмдә ягулык-майлау материаллары яна. Анда янгын сүндерүчеләр эшли. Гадәттән тыш хәл урынына Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев та килде. - Кызганычка каршы, бүген күңелсез хәл булды. Барлык хезмәтләр урында, янгынны сүндерү белән шөгыльләнәбез. Якын арада мәгълүматны тулырак хәбәр итәчәкбез, - диде ул. Фото: bashinform.ru