Венера Әнгам кызы бөек шагыйрь Наҗар Нәҗминең туган төяге – Дүртөйле районының Миңеште авылында 1948 елда дөньяга килә. Булачак укытучыны Наҗар ага белән туганлык җепләре дә бәйли. Шуңа да микән, Венера кечкенәдән әдәбиятка, шигърияткә гашыйк җан булып үсә һәм гомере буена яктылыкка, яхшылыкка хезмәт итә – укытучы һөнәрен сайлап, мәгърифәт өлкәсен үстерүгә, укучыларын җәмгыятебез өчен белемле, игелекле шәхесләр итеп тәрбияләүгә бар көчен һәм сәләтен сала.– Бөек Ватан сугышы ветераны булган әтием һәм сабыр холыклы, уңган әнием кечкенәдән безне хезмәткә өйрәтеп, кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, максатчанлык кебек сыйфатларны сеңдереп үстерде, – ди Венера Әнгам кызы. – Шуңадыр, күрәсең, югалып калмадык, бу катлаулы тормышта үз урыныбызны таптык. Мин сигезьеллык Миңеште мәктәбен уңышлы тәмамлаганнан соң, Дүртөйле 2нче урта мәктәбендә укыдым. Бу вакытта инде күптән нинди һөнәр иясе булырга теләгәнемне белә идем, укудан тыш, төрле җәмәгать эшләрендә дә бик актив булдым, комсомол укуларына йөрдем, баскетбол секциясендә шөгыльләндем, чаңгыда яхшы шуа идем. Кыскасы, үземне бар яклап та укытучы булырга әзерләдем.Мәктәпне тик яхшы билгеләргә генә тәмамлагач, Башкорт дәүләт университетының тел һәм әдәбият факультетына документларымны тапшырдым. Имтиханнарны яхшы тапшырсам да, конкурстан үтә алмадым. Әмма моңа һич кайгырмадым, бу хәлне табигый күренеш, дип кабул иттем. Ни дисәң дә, ул елны университетка укырга керүчеләрнең күбесе мәктәпләрдә укытучы булып эшләүчеләрдән торды.Каршылыклар, төрле киртәләр адәм баласының холкын ныгыта, диләр бит. Минем белән дә шулай булды. Татар теле укытучысы булу теләге көчәйде генә һәм мин туган районымда эш башлап, университетка читтән торып укырга кердем.Тормыш аны төрле вазыйфаларда сыный, әмма егәрле, һәрчак ачык йөзле, ярдәмчел, кечене кече, олыны олы итә белүче Венера беркайчан да, беркайда да сынатмый. Халык аны Миңеште авыл Советы рәисе итеп сайлагач, ул зур оештыру сәләтенә ия булуын тагын бер тапкыр исбатлый, авылдашлары мәнфәгатьләрен һәрчак бар нәрсәдән өстен куеп эшли, яше-картының ихлас рәхмәтләренә лаек була. Исмаел, Миңеште, Иске Солтанбәк мәктәпләрендә җәмгысы 17 ел директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары вазыйфаларын да намус белән башкара. Ул елларда, яшерен-батырын түгел, укытучы җилкәсенә бихисап җәмәгать эшләре дә йөкләтелә иде. Венера Әнгам кызы хатын-кызлар Советын җитәкли, пропаганда, агитация эшләре белән шөгыльләнә, клубта төрле мәдәни кичәләр оештырырга да өлгерә.1987 елда Дүртөйле шәһәренә янәшә генә урнашкан Иванай авылында яңа урта мәктәп ачылгач, Венера Карамованы шунда эшкә чакыралар һәм ул, яңа урында җиң сызганып, укытучы хезмәтен дәвам итә. Тырыш, һәрчак эш дип янучы белгеч Башкортстан гына түгел, Татарстан Мәгариф министрлыгы белән дә тыгыз элемтә урнаштыра, мәктәптә укучыларының әти-әниләрен җәлеп итеп, лаборатория бүлмәсе бүлүгә ирешә, татар теле һәм әдәбияты дәресләре өчен бихисап методик кулланмалар, техник чаралар алып кайта. Искиткеч тырышлык һәм үҗәтлек белән яңалыкка омтылып, заман сулышын тоеп эшләүче укытучының һөнәри тәҗрибәсен өйрәнү максатында Иванайда район гына түгел, күптапкырлар республика семинар-киңәшмәләре оештырыла. Фәнни-гамәли конференцияләрдә, республика укытучылар съездларында, вакытлы матбугатта Венера Әнгам кызы укыту-тәрбия эшләренә кагылышлы актуаль темаларга даими чыгыш ясый. Егерме елдан артык район мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе буларак та зур эш башкара.Берничә тапкыр Венера Карамова Иванай авылы мәдәният йортында һәм мәктәптә халык шагыйре Наҗар Нәҗми белән чагу очрашулар оештыра. “Наҗар Нәҗми иҗатында туган Башкортстан”, “Наҗар Нәҗми иҗатында Бөек Ватан сугышы”, “Туган як җырчысы” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәләр яше-картының күңелендә мәңге җуелмас якты эз калдыра. Бу хакта чарада Венера Әнгам кызының элекке укучылары тәфсилләп сөйләп узды. Тынгысыз укытучы мәктәптә бик күп татар һәм башкорт язучылары белән китап сөючеләр конференцияләре үткәрә. Филология фәннәре докторы, язучы Суфиян Поварисов та өч тапкыр Иванай мәктәбендә була. Бу хакта ул болай дип язып калдырган: “Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Карамованың эше бәяләп бетергесез. Ул бөтен йөрәге, күңеле белән укытучылык эшенә бирелгән”.41 ел мөгаллимәлек хезмәте чорында Венера ханым татар теле һәм әдәбияты буенча республика һәм Татарстанда төбәкара олимпиадаларның бик күп җиңүчеләрен үстерә. Аның 8 укучысы олимпиада нәтиҗәләре буенча югары уку йортларының филология факультетларына имтиханнарсыз укырга керә. Венера Әнгам кызы Иванай мәктәбендә эшләү дәверендә сыйныф җитәкчесе вазыйфасында өч сыйныф укучыларын олы тормыш юлына чыгара. Татар теле һәм әдәбияты буенча республика бәйгеләрендә катнашып, имтихансыз Башкорт дәүләт университетына кереп, аны уңышлы тәмамлаганнан соң, Иванай урта мәктәбендә директор урынбасары булып эшләүче Рәмзия Шәрипова, беренче чыгарылыш укучылары исеменнән чыгыш ясап, болай диде:– Сыйныф җитәкчесе буларак, Венера Әнгам кызы икенче әниебезгә әверелде. Аның дәресләре һәрчак шундый мавыктыргыч була иде, ә дәресләрдән соң, ул безне әдәбият, драма түгәрәгенә җәлеп итте. Иртәнге сәгать 7дән кичке 9га кадәр ул мәктәптә иде.Чарага мөхтәрәм укытучының бик күп элекке укучылары килгән иде. Алар барысы да, форсаттан файдаланып, олы йөрәкле остазларына рәхмәт сүзләрен җиткерде, аны чәчәк гөлләмәләренә күмде.Венера Карамова эш урынында намуслы хезмәткәр булса, шәхси тормышында үрнәкли әни, уңган хуҗабикә була. Тормыш юлдашы Ләбиб Карам улы белән (әйткәндәй, ул да гомерен мәгариф өлкәсенә багышлаган, югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы иде) кызлары Ләйлә һәм уллары Булатка күркәм тәрбия биреп үстерде. Бүген оныкларының уңышларына сөенә Венера ханым, Ләбиб Карам улы күптән вафат инде...Карамовларның уллары Булат – Чечен сугышы ветераны, аннан хәрби инвалид булып кайта, тик кул кушырып утырмый, Себер якларына барып эшли, читтән торып укырга керә, өйләнә, улы Алмаз туа. Әмма гомере кыска була: 30 яшендә бакыйлыкка күчә.– Вафатыннан соң 17 ел үткәч, Булатыма “Кызыл йолдыз” орденын китереп тапшырдылар, – дип уртаклашты күз яшьләрен сөртеп Венера апа. – Снайпер-разведчик булган улым бик күп батырлыклар күрсәткән икән. Сугыш турында сөйләмәде ул безгә беркайчан да. Ул темага сүз башласаң да, йөзе караңгыланып китә иде.Сигезенче дистәсен ваклаган Венера Әнгам кызы әле һаман үз өстендә армый-талмый эшли. Иванай мәчетенә йөри, ислам дине тәгълиматы нигезләрен бик теләп яшьләргә дә өйрәтә, әхлакый тәрбия дәресләре белән балалар бакчаларына, мәктәпләргә дә еш чакыралар аны. Үзен борчыган яисә сөендергән, уйландырган күренеш-вакыйгалар уңаеннан район һәм республика матбугатында мәкаләләре дә басылып кына тора.Хөрмәтле укытучы-остаз белән очрашу бер тында узды. Ул күңелләргә шифалы язгы яңгыр сыман якты да, җылы да кичерешләр булып сеңде. Автор фотосы.