Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Күчемсез милекне теркәү ни өчен кирәк?

– Илфат Рәшит улы, милеккә хокукны дәүләт теркәве нәрсә һәм ул ни өчен кирәк?– Милеккә хокукны теркәү – милекченең күчемсез милеккә хокукы барлыкка килүне раслау ул. Ул милекнең физик яки юридик берәмлекнеке булуын раслый. Милекнең нинди ысул белән сатып алынуына карамастан, ул теркәлмәгән икән, димәк, яңа хуҗаның милке дип исәпләнмәячәк. Кыскасы, ул аның белән идарә итә алмаячак.Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында (ЕГРН) хокукларны теркәү әлеге объектка хокукны раслаучы бердәнбер ысул. Шушы процедурадан соң гына яңа хуҗа милекнең тулы хокуклы иясе булачак һәм арытаба сату, бүләк итү, алмашу, арендага, залогка бирү кебек күптөрле килешүләр төзи алачак.– Милеккә хокукны теркәү, тәү чиратта, аны саклау өчен кирәк дип әйтеп буламы?– Әлбәттә. Хокукны теркәү – ул милекне мошенниклардан саклау. Бүген алдау төрләре артканнан-арта бара. Мәсәлән, ялган документлар ясап, алдакчылар сезне барлык милектән мәхрүм итә ала. Әгәр инде милеккә хокук Бердәм дәүләт реестрында теркәлсә, милекче, Күпфункцияле үзәккә тиешле гариза белән мөрәҗәгать итеп, үзенең катнашлыгыннан башка килешү төзүне тыя ала. Шулай ук теркәү милеккә төрле сәбәпләр буенча дәгъва итүчеләрдән дә (мәсәлән, элекке милекченең варислары) сакланырга ярдәм итә. Милеккә теркәлгән хокукка алар суд тәртибендә генә дәгъва белдерергә мөмкин.– Милекне теркәү тагын нәрсә белән ярдәм итә ала?– Милеккә хокукны теркәү аңа килгән зыянны каплатуга компенсация алу өчен дә мөһим. Әгәр дә милек янгын, су басу яки башка бәла-казадан зыян күрә яки юкка чыга, шулай ук җир биләмәсе барлык каралты-кура белән дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен тартып алына икән – түләүне аның законлы хуҗасы гына алырга хокуклы. Шуны да ассызыклап үтәсе килә: милек дәүләт теркәве аша үткәрелсә, хуҗага башка дәүләт хезмәтләреннән файдалану да җиңелрәк булачак.– Бу хакта тулырак сөйләп үтегез әле.– Теркәлгән хокук турында Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына белешмәләр кертү дәүләт һәм муниципаль органнарга мөрәҗәгать иткәндә мөһим булган документлар исемлеген шактый кыскартырга мөмкинлек бирә. Ведомстволар бу белешмәләрне Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан бернинди каршылыксыз, гариза бирүчедән башка, үзләре алырга мөмкин. Шулай ук, Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында милекне теркәгәндә хокукка ия булучының контакт белешмәләре кертелә, бу исә “Росреестр”га милекче адресына төрле хәбәрнамә җибәрергә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, хокукка ия булучы турында мәгълүмат катнаш җир биләмәләренең чикләрен билгеләгәндә кирәк, димәк, теркәлгән хокук күршеләр белән бәхәс чыкканда да ярдәмгә киләчәк.– Хокукларны теркәү минем документларның сакланганлыгын гарантиялиме?– Әгәр дә рәсмиләштерелмәгән объектка документлар ниндидер сәбәп белән югалган икән, аларны тергезү бик авыр, башлыча, моны суд аша гына эшләргә мөмкин. Әгәр хокуклар теркәлгән икән, документларның күчермәсен “Росреестр” архивыннан теләсә кайсы вакытта алырга була. Моның өчен Күпфункцияле үзәкнең якындагы офисына мөрәҗәгать итәргә генә кирәк.– Бүген милек белән бәйле килешүләрнең күбесе электрон форматта башкарыла. Барлык мәгълүмат һәм документлар сакланган электрон архив хәвефсезме?– Әйе, борчылырга урын юк. Беренчедән, электрон архив документларны саклау өчен мәйданчык таләп итми, икенчедән, ул виртуаль киңлектә саклана һәм каты дискка күчерелә. Системада өзеклек килеп чыккан очракта да күчерелгән мәгълүмат югалмаячак. Электрон архив бик күп вакытта ярдәмгә килә: тапшыру вакытында саксызлык буенча документларны югалтканда, яки янгын, су басу кебек һәлакәтләрдә юкка чыкса да, аларны тергезеп була.– Бүгенге көндә муниципалитетлар реестрда мәгълүмат булмаган милекнең хуҗаларын ачыклау буенча эш алып барамы? Әгәр дә шундый кешеләр ачыкланса, бу хокукны теркәп булачакмы?– Әлеге вакытта муниципалитетлар тарафыннан күчемсез милек объектларына хокукларын теркәмәгән кешеләрне ачыклау буенча эш алып барыла. Алар ачыкланган вакытта тиешле белешмәләрне кертү өчен мәгълүмат “Росреестр”га җибәрелә. Ләкин бу хокукны теркәү дигән сүз түгел, шулай да салым билгеләү өчен нигез булып торачак. Әгәр дә хокукка ия булучы ачыкланмаса, урындагы үзидарә органы әлеге күчемсез милек объектын хуҗасыз дип билгели ала һәм аны муниципаль милек буларак рәсмиләштерә.Шулай итеп, милеккә хокукны теркәргә тәкъдим итәбез. Әгәр дә һәркайсыбыз үз милкенең саклыгы турында хәстәрлек күрсә, бу аның хокуклары дәүләт тарафыннан яклануны гарантияли, ә бердәм реестр максималь рәвештә актуаль белешмәләр белән тулылана.– Илфат Рәшит улы, җитди һәм тулы мәгълүмат өчен зур рәхмәт.Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА әңгәмәләште.