Башкортстанда химия, әдәбият һәм география буенча Бердәм дәүләт имтиханының беренче нәтиҗәләре билгеле булды. Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, безнең республикадан 20 укучы имтиханнарны 100 баллга тапшырган. Шуларның 3се — география буенча, 1се — әдәбият буенча һәм 16 укучы химия буенча иң югары балл алган. 81 һәм аннан югарырак балларны 598 кеше җыйган. Имтиханнарда барлыгы 3249 кеше катнашкан.Ведомствода БДИ нәтиҗәләрен чыгарылыш сыйныф укучылары Башкортстан буенча дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре белән танышу сервисының шәхси кабинетларында, шулай ук үз мәктәпләрендә белә ала, дип искәрттеләр. Билгеле булуынча, кичә, 8 июньдә, Башкортстанның чыгарылыш сыйныф укучылары җәмгыять белеме буенча Бердәм дәүләт имтиханын тапшырды, аны укучыларның 38 проценты сайлаган.Киләсе атнада укучылар биология (13 июньдә) һәм чит телләр буенча сынау тотачак.Фото:bashinform.ru