Узган төндә Казанның Совет районында автоягулык салу станциясе янында мотоцикл катнашлыгында юл фаҗигасе булган. Казан Дәүләт автоинспекциясенең пропаганда бүлегендә сөйләүләренчә, авария Нагорный бистәсе белән Дәрвишләр торак массивы арасында Тынычлык урамында булган."Opel" автомобиле йөртүчесе ике тоташ сызык аша ягулык станциясенә борылырга булган һәм "Suzuki" мотоцтиклы белән бәрелешкән.Мотоцикл йөртүче исән калган, ә пассажиры үлгән, дип яза "Татар-информ".Агентлыкка билгеле булганча, авариядә рэп башкаручы Альбина Сәфәрова һәлак булган. Бу мәгълүматны социаль челтәрләрдә Альбинаның дуслары раслады. Кыз актив һәм иҗади тормыш алып барган, социаль челтәрләрдә фотолары белән еш уртаклашкан. Башкаручының сәхифәсендә мотоциклда төшкән берничә фотосы да бар.Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=40910