“Балан суы сулыш юлларына салкын тигәндә, йөткергәндә, бронхиаль астма вакытында файдаланыла, биттәге бетчәләрне бетерә.Өлгергән, туңдырылган җимеш баш авыртуын баса. Баланны сытып ярага куялар.Балан төнәтмәсе ашказаны, уникеилле эчәк җәрәхәте вакытында, йөрәк чәнечкәндә, чуан, экзема, тире үлекләгәндә файдалы.Ис тигәндә балан чәйнәргә, колакларга берәр балан җимеше куярга кирәк.Балан чәчәге төнәтмәсендә диатез, экзема, тире туберкулезы белән чирләгән балаларны коендыралар.Яшь балан бәбәкләре төнәтмәсен балада золотуха булганда файдалану уңай нәтиҗә бирә.Эч кипкәндә каһвәтарткычтан чыгарылган 1 чәй калагы кипкән баланга кайнаган су өстәп, аны яхшылап төреп, 10 минут төнәтергә, азрак шикәр кушып, көнгә 1-2 тапкыр эчәргә”, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.Фото: pixabay.com.