Иске Күчәрбай авылында туып-үскән, Иске Абзан мәктәбендә эшләп йөргән Хәлим Гыйльвановка 1977 елда язмышын Кашкалаша урта мәктәбе белән бәйләргә насыйп була. 1988 елда хәрби әзерлек укытучысына зур ышаныч күрсәтелә – мәктәп директоры вазыйфасына үрләтәләр. Хәлим Хәниф улының мәгариф тармагында стажы 50 елга якынлашты, шулардан 35 елы – педагогик коллектив җитәкчесе вазыйфасында. Лаеклы ялга чыкса да, район мәгариф бүлеге җитәкчелеге тәкъдиме белән педагогия ветераны вазыйфасында калдырылды. Ышанычны ул фидакарь, намуслы хезмәте белән аклый – тармактагы катлаулы чорга карамастан, Кашкалаша мәктәбе үсеш юлында. 2022 ел мәктәп тормышында истәлекле вакыйга белән билгеләнде – федераль программа буенча бинага капиталь ремонт үткәрелеп, ул заманча күркәм төс алды. Әмма тынгысыз директорның игелекле уй-ниятләре белән бергә, аларны гамәлгә куярлык көч-куәте дә бар икән. Шушы көннәрдә Кашкалаша мәктәбендә истәлекле вакыйга булды: данлыклы исемнәрен мәңгеләштерү максатында мәктәп диварына Социалистик Хезмәт Геройлары Равил Бәхтияровка һәм Дамир Хәсәновка тактаташ куелды. Бер авылдан ике шәхеснең мондый югары исемгә лаек булуы бик тә сирәк күренеш, һәрхәлдә, андый төбәкләр республикада юк. Гомумән, Кашкалашадагы белем учагының тарихы бай, аның 1916 елда ачылуы билгеле, ә 1921 елда 4 сыйныфлы башлангыч мәктәпкә әверелә. 1932 елда мәктәпкә җидееллык статусы бирелә. Кашкалашаның булачак хезмәт геройлары мәктәптә төрле чорларда укып, белем нигезләрен монда ала. Данлыклы якташларның тормыш һәм хезмәт юлын тәрбияви максатта файдалануны күздә тотып, мемориаль такта кую да шуннан килә. Әйтергә кирәк, мәктәп җитәкчесенең башлангычы педагогия коллективында, авыл биләмәсе хакимиятендә, киң җәмәгатьчелектә яклау таба. Шуңа да күренекле якташларга мемориаль тактаташ кую тантанасының мәктәп һәм авыл бәйрәме төсен алуы гаҗәп түгел. Аны тәбрикләү чыгышы белән мәктәп директоры, Башкортстанның атказанган укытучысы Хәлим Гыйльванов ачты. – Бүген без данлыклы якташларыбыз, хезмәт батырлары, илебез үсешенә зур өлеш керткән патриотлар истәлеген мәңгеләштерү юнәлешендә игелекле гамәл кылу өчен җыелдык. Гомерләрен фидакарь, намуслы хезмәттә үткәргән Социалистик Хезмәт Геройлары Равил Бәхтияров һәм Дамир Хәсәнов мәктәп һәм авылның лаеклы уллары булып кала, без алар белән горурланабыз! – диде ул. Тантаналы чарада чыгыш ясаучылардан Благовар районы хакимияте башлыгы Марат Йосыпов районның республикага һәм илебезгә бихисап күренекле шәхесләр бирүен билгеләде. Алар арсында төрле һөнәр ияләре бар, ә менә Кашкалаша авылыннан СССР күләмендә киң танылу алган эретеп-ябыштыручылар чыккан. Мондый кешеләр безнең өчен зур горурлык, моңа өстәп, аларның хезмәт батырлыгын мәңгеләштерү чаралары да күрелә. Яшь буынны туган төбәгенең данлыклы кешеләре үрнәгендә тәрбияләү хәзерге чорда аерым әһәмияткә ия. Әлеге вакытта Чишмә поселогында гомер кичерүче Хәлил Бикмәев авылдашларына ихлас тәбрикләүләрен җиткерде. Ул озак еллар Чишмә районының Юл төзү һәм ремонтлау идарәсенә җитәкчелек итте, һөнәри уңышларга ирешеп, “Башкортстанның атказанган юл транспорты хезмәткәре” исеменә лаек булды, җәмәгать эшчәнлегендә киң танылу алды – Чишмә районы Советы рәисе булып тора. Хәлил Халит улы туган яклары белән бәйләнешләрне өзми, авылны төзекләндерүгә, шулай ук мәктәпкә даими рәвештә матди ярдәм күрсәтә. – Күренекле якташларның төбәктә игътибар үзәгендә булуы, исемнәре онытылмавы безнең авыл халкының киң күңеллелегенә анык мисал, – дип белдерде ул. Билгеле галим һәм җәмәгать эшлеклесе, хәрби тарих белгече Михаил Бикмәев Кашкалашаның төбәктәге борынгы татар авылларының берсе булуын ассызыклап, игътибарны халыкның гореф-гадәтләрен онытмау белән бергә, күренекле шәхесләрне олылауның киләчәк буынга аеруча кирәклегенә юнәлтте. Кашкалашаның хезмәт батырлары белән кыскача таныштырып үтик. Равил Котдус улы Бәхтияров 1924 елда туган. 1943 елда Кызыл Армия сафларына алына, хәрби хезмәтне Ерак Көнчыгышта үтеп, Япония белән сугышта катнаша. 1951 елда туган якларына әйләнеп кайтканнан соң, хезмәт эшчәнлеген Уфада “Нефтепроводмонтаж” трестында слесарь-монтажчы булып башлый. “Дуслык” нефтьүткәргече “Бохара-Урал” газүткәргече төзелешендә катнаша, илдә иң оста эретеп-ябыштыручы булып таныла. 1967 елда СССР Югары Советы Президиумы Указы белән Равил Бәхтияровка Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. 1975-80 елларда Башкорт АССРы Югары Советының тугызынчы чакырылыш депутаты була. Равил Бәхтияров 2001 елда вафат була. Дамир Йосып улы Хәсәнов 1938 елда туган. 1958-60 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Армиядән кайткач, эретеп-ябыштыручы вазыйфасында “Бохара-Урал” газүткәргече төзелешендә эшли башлый. “Уренгой-Үзәк” газүткәргечен коруда катнаша. СССРда газүткәргечләр төзелешендә күрсәткән хезмәт батырлыгы өчен Дамир Хәсәнов 1984 елда Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була. Ике Ленин, Халыклар дуслыгы орденнары, медальләр белән бүләкләнгән. 2005 елда вафат була. Тантаналы митингта хезмәт геройларының якыннары истәлекләре белән уртаклашты. Равил Бәхтияровның улы Ринат, мәсәлән, бүгенге якты һәм дулкынландыргыч вакыйга уңаеннан якташларга, чараны оештыручыларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Чара ахырында бәйрәмдә катнашучылар мемориаль тактага чәчәкләр салды. Язма ахырында Күчәрбай тарафларының асыл улы, якташым Хәлим Гыйльвановның игелекле гамәлләре белән Кашкалашада янә бер якты эз калдыруына сокланып, эшләгән мәктәбен һөнәри яктан таныту буенча алдагы ниятләренең дә, һичшиксез, тормышка ашачагына ныклы ышаныч белдерәсем килә. Фәнүр Гыйльманов, “Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.