Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Укучылар эшкуарлык дөньясына адым ясый

Эшкуарлык нәрсә ул, ничек уңышлы бизнесмен булырга, мәктәптә үк һөнәрне ничек дөрес сайларга? Бу сорауларга Русия балалар һәм яшьләренең «Беренчеләр хәрәкәте» оештырган фестивальдә җавап бирделәр.Фестиваль Акмулла исемендәге БДПУ мәйданчыкларында эшләде һәм бөтен Башкортстаннан укучыларны, остазларны һәм педагогларны, эшкуарлык өлкәсендәге танылган экспертларны, реаль бизнес вәкилләрен берләштерде.Эшкуарлык эшчәнлегенә грантларны ничек алырга, финанс грамоталылыгын ничек арттырырга, беренче бизнесны нәрсәдән башларга, бизнес-идеянең актуальлеген ничек тикшерергә — форум мәйданчыкларында шундый темалар каралды."Беренчеләр хәрәкәте" проект башлангычларын акселерацияләү дирекциясе җитәкчесе Мария Захарова белдерүенчә, балалар эшкуарлыгы фестивале — балалар һәм яшьләр өчен эшкуарлык дөньясына адым ясау, эшкуарның миссиясен һәм мәктәптә укыганда ук бу юнәлештә ничек хәрәкәт итәргә мөмкинлеген аңлау.- Башкортстан үз мәйданчыкларында эшкуарлык фестивале үткәрүче 10 пилот төбәкләрнең берсе булды. Бүген биредә республиканың 63 муниципалитетыннан 14-17 яшьлек 400дән артык бала җыелган, - диде Русия Балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге советы рәисе, балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары белән үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча республика Башлыгы киңәшчесе Ранис Хәсәнов.