6 июньдә Уфада республика киңкүләм мәгълүмат чараларының “Медиаҗыен” форумы үтте. Ул “Башкортостан” Дәүләт концерт залы мәйданчыгында узды һәм 600дән артык мөхәррирне, төбәк һәм муниципаль матбугат чаралары журналистларын, масса-медиа өлкәсендә экспертларны җыйды. Алар тармак үсешенең көнүзәк мәсьәләләре һәм аңа дәүләт ярдәменең төп юнәлешләре турында фикер алышты, осталык дәресләрендә катнашты.— Узган ел форум “Фейкларга каршы көрәш” дип аталды һәм без медиакырыбызны якладык, дип төгәл әйтә алабыз. Матбугат чараларына DDOs-атакалар безнең көчле, йогынтылы булуыбыз турында сөйли. Быел аудиториягә, медиа кулланучыларга һөҗүм һәм басым көчәя барды һәм без глобаль чакырулар шартларында эшлибез, — диде Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев. — Бүген гади район гәзите, кечкенә локаль мәгълүмат чарасы чакыруларга һәм бөтен пропаганда машинасына каршы тора. Халык бүгенге дөньяда тормышыбызга, кыйммәтләребезгә һәм тәртибебезгә медианың ничек тәэсир итүен, кешеләрнең, бигрәк тә яшьләрнең аңын кем һәм нинди максат белән манипуляцияләргә тырышуын күрә. Шуңа күрә алдыбызда “акыл өчен көрәш” дигән яңа чакыру тора. Һәм без үз сәләтебез, профессионализмыбыз, коралларыбыз, иҗатыбыз белән – яңа медиа, яңа интерпретацияләр, яңа эчкерсезлек һәм яңа медиа-киләчәкне булдырабыз. “Медиаҗыен”ның пленар утырышында республика Башлыгы Радий Хәбиров катнашты. Ул башланыр алдыннан төбәк җитәкчесе мәгълүмат чараларының тематик проектлары күргәзмәсен карады, шулай ук, республика редакцияләре һәм нәшриятлары экспозициясе белән танышты. “Russia Today” телеканалының баш мөхәррир урынбасары Анна Белкина RT редакциясе төзегән “Поэзия русского лета” шигырьләр җыентыгын тәкъдим итте. Анда илебезнең 25 фронт шагыйре әсәрләре кертелгән. Республика Хәрби Дан музееның “Ватанны саклаучылар” күргәзмәсе Башкортстан яугирләренең, 1700-1720 еллардагы Төньяк сугыштан башлап, Сүрия һәм Донбасстагы хәрби операцияләр белән тәмамланган батырлыкларына багышланган. Радий Хәбиров, шулай ук, З. Биишева исемендәге “Китап” нәшрияты продукциясе белән танышты. Ул нәфис, фәнни-популяр һәм методик әдәбият чыгара. Тагын бер стенд патриотик темага язучы республика журналистларына, язучыларына һәм шагыйрьләренә багышланган. Анда автор китаплары һәм җыентыклары тәкъдим ителде.Форумның пленар утырышы темасы — “Медианың киләчәге. Акыл өчен көрәш” дип аталды. Башкортстан Башлыгы үз чыгышында Журналистлар берләшмәсенең ил һәм республика тормышын объектив яктыртудагы зур ролен ассызыклады. — Бүген биредә иҗат итүне һәм алга баруны максат итеп куйган бер зур команда җыелды. Бу авыр юл, анда һәрвакыт оппонентлар булды, ә күптән түгел дошманнар да барлыкка килде. Ил катлаулы чор кичерә. Без сезнең белән коронавирус инфекциясенә каршы көрәштек, санкцияләр басымына каршы торабыз, Ватанны саклаучыларга ярдәм итәбез. Моның өчен һәрберегезгә рәхмәт белдерәм, – диде Радий Хәбиров. — Бүген дөньяның билгеле бер өлеше үсеш юлыбызны хупламый һәм безгә каршы чын мәгълүмати сугыш башлады. Бу шартларда киңкүләм мәгълүмат чараларының объектив эше бик мөһим. Минем карашка, бүген сез дә алгы сызыкта.Төбәк җитәкчесе билгеләп үтүенчә, махсус хәрби операция һәм чит ил санкцияләре җәмгыятьне берләштерде. Журналистлар бу цивилизация конфликтының асылы турында сөйләү өчен зур эш башкара. — Сез, әлбәттә, мәгълүмат кырында җиңәргә тиеш. Сез коллектив Көнбатышның мәгълүмати структураларына каршы торасыз, безнең сугышчылар һәм алар башкарган батырлыклар турында сөйлисез, – дип дәвам итте Радий Хәбиров. — Бу безнең хәрби геройлар өчен дә мөһим. Алар сезгә эшегез өчен, хезмәттәшләре һәм кече Ватаны турында китаплар, гәзитләр, журналлар һәм телерепортажлар өчен рәхмәт белдерә.Республика Башлыгы билгеләп үтүенчә, хәзерге Русия журналистлары җәмгыятькә дөрес мәгълүмат җиткерү өчен сабырлыкка ия булырга тиеш. — Бу бик авыр. Сезнең хезмәтегез һәрвакытта да күренми. Безнең киңкүләм мәгълүмат чараларына каршы чит ил структураларының тулы бер төркеме эшли. Арзан журналистика көненә төшмичә, дөрес мәгълүмат юлын сайлаганыгыз өчен рәхмәт, — дип өстәде Радий Хәбиров. Башкортстан — күпмилләтле республика, анда яшәүче барлык халыклар көндәлек авырлыкларны һәм шатлыкларны үзара бүлешә. Төбәк җитәкчесе билгеләп үтүенчә, республикада алты телдә басма матбугат, теле- һәм радиотапшырулар чыга, бу яктан Башкортстан башка төбәкләрдән аерылып тора. Бу — республика журналистикасы белән горурлану өчен лаеклы сәбәп. Чарада Радий Хәбиров Шаһит Ходайбирдин исемендәге премия күләмен 500 мең сумга кадәр арттырырга, шулай ук Башкортстан Башлыгының 20 журналист премиясен булдырырга тәкъдим итте. Ул дөреслек, җаваплылык һәм батырлык өчен биреләчәк һәм 200-300 мең сум тәшкил итәчәк. Чыгышының ахырында республика Башлыгы журналистларга төбәк үсешенә өлеш керткән өчен рәхмәт белдерде һәм Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. “Кызыл таң” гәзите дә бүләксез калмады: редакциянең верстка буенча инженеры Гөлчәчәк Миңнебаева республиканың Почет грамотасына лаек булды. Форумда катнашучыларны Русиянең Журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев сәламләде. Ул чараның югары дәрәҗәдә оештырылуын, шулай ук, төбәкнең төпле мәгълүмати сәясәтен билгеләп үтте. — Республикада бик көчле журналистлар җәмгыяте оештырылган. Башкортстанның киңкүләм мәгълүмат чараларын Русиянең башка төбәкләренә үрнәк итеп куярга мөмкин, — диде Владимир Соловьев. Журналистиканы үстерүгә ярдәм иткәне өчен берләшмә рәисе Радий Хәбировка Русия Журналистлар берлегенең “Һөнәри берләшмә алдындагы хезмәтләре өчен” дигән мактау билгесен тапшырды. Аннары делегатлар форумның пленар утырышы алдыннан узган стратегик сессиягә йомгак ясады. Анда катнашучылар аз гына вакыт эчендә мәгълүмат өлкәсендә яңа проектлар эшләп тәкъдим итте. Мәсәлән, мәдәни-иҗтимагый киңлек буларак, авылның абруен “Мегасело” мультимедия реалити-проекты аша күтәрергә тәкъдим ителде. Ул видеолар сериясен һәм социаль медиада эшләүне үз эченә ала. Патриотик тәрбия өлкәсендә контентны системалаштырырга “Башкорт дивизиясе” платформасы ярдәм итә ала. Ә “Мин туган телдә укыйм” башлангычы яшьләргә тел тәрбиясе бирүне алга сөрәчәк. Шулай ук идеяләр арасында Мәскәүдә яшәүче республикадан чыккан кешеләр белән үзара хезмәттәшлек итү өчен “РгоБашкирия” медиаклубын булдыру, Русиядә беренче фронт гәзите “На передовой”ның пилот чыгарылышын оештыру бар. Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы Хакимиятенә тәкъдим ителгән проектларны анализларга һәм иң кызыклы башлангычларга грант ярдәме күрсәтүгә 50 миллион сум бүлергә кушты.
6 июньдә Уфада республика киңкүләм мәгълүмат чараларының “Медиаҗыен” форумы үтте. Ул “Башкортостан” Дәүләт концерт залы мәйданчыгында узды һәм 600дән артык мөхәррирне, төбәк һәм муниципаль матбугат чаралары журналистларын, масса-медиа өлкәсендә экспертларны җыйды. Алар тармак үсешенең көнүзәк мәсьәләләре һәм аңа дәүләт ярдәменең төп юнәлешләре турында фикер алышты, осталык дәресләрендә катнашты.— Узган ел форум “Фейкларга каршы көрәш” дип аталды һәм без медиакырыбызны якладык, дип төгәл әйтә алабыз. Матбугат чараларына DDOs-атакалар безнең көчле, йогынтылы булуыбыз турында сөйли. Быел аудиториягә, медиа кулланучыларга һөҗүм һәм басым көчәя барды һәм без глобаль чакырулар шартларында эшлибез, — диде Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев. — Бүген гади район гәзите, кечкенә локаль мәгълүмат чарасы чакыруларга һәм бөтен пропаганда машинасына каршы тора. Халык бүгенге дөньяда тормышыбызга, кыйммәтләребезгә һәм тәртибебезгә медианың ничек тәэсир итүен, ке