1 сентябрьдән законнарда хезмәткәрләргә дистанцион рәвештә медицина тикшерүе үткәрү мөмкинлеге беркетелә.2022 елның 29 декабрендә кабул ителгән Федераль закон белән Русия Федерациясендә Гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында законга, Юл хәрәкәте хәвефсезлеге турында законга үзгәрешләр кертелде. Төзәтмәләр нигезендә, хезмәткәрләрнең сәламәтлеге турында мәгълүматны автоматлаштырылган дистанцион тапшыруны һәм аларның сәламәтлек торышын дистанцион контрольдә тотуны тәэмин итүче медицина әйберләрен кулланып, сменага кадәр, рейска кадәр, рейстан соңгы медицина тикшерүләре үткәрергә рөхсәт ителә.Шул ук вакытта хезмәткәрләргә карата организмда наркотиклар, психотроп матдәләр һәм аларның метаболитлары булу-булмавы буенча елына 2 тапкырдан да ким булмаган күләмдә химик-токсикологик тикшеренүләр үткәрелә.Күрсәтелгән нормалар 1 сентябрьдән законлы көченә керә.Бакчачылар җыелышы хәл итәБакчачыларның коммерциягә карамаган ширкәте әгъзаларының гомум җыелышы гомум файдаланудагы күчемсез милекне сәүдә объектларын урнаштыру өчен тапшыра ала. “Гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык алып баруы һәм Русия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль законга үзгәрешләр кертелде, алар нигезендә бакчачылык ширкәте әгъзаларының гомум җыелышы гомум файдаланудагы җир участокларын яки күчемсез милекне өченче затларга тапшыра, сервитутлар билгели, шулай ук куллану шартларын билгели алачак. Гомум билгеләнештәге участокларны бакчачылык белән шөгыльләнүче гражданнар ихтыяҗлары өчен товарлар сату, эшләр үткәрү һәм хезмәтләр күрсәтү өчен кулланырга мөмкин. Бу максатлар өчен капиталь булмаган корылмалар төзү рөхсәт ителә.Әлеге чара сәүдә объектларын урнаштыру мәсьәләләрен дә хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.Шашлык кыздырыйм, дисәң...Яфракларны һәм чүп-чарны яндыру, дачаларда мангаллар урнаштыруның яңа кагыйдәләре үз көченә керде.Русия Федерациясендә Янгынга каршы режим кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Коры үләнне һәм ботакларны яндыру өчен ачык утны металл савытта (бак, мичкә) кулланганда учак ягу урыны биналарга һәм башка корылмаларга кадәр 7,5 метрдан да ким булмаган ераклыкта; шулай ук ылыслы урманнан – 50 метр, яфраклы урманнан 15 метр ераклыкта урнашырга тиеш.Мангалларда шашлык әзерләү турында сүз барганда, хәзер мангалдан теләсә кайсы корылмага кадәр минималь ара 5 метр билгеләнә.Кредит каникуллары ел ахырына кадәр озайтылды2023 елның 14 апрелендәге 132-ФЗ санлы Федераль закон белән “Русия Федерациясе Үзәк банкы (Русия Банкы) турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү турында” Федераль законның 6 һәм 7 мәддәләренә һәм Русия Федерациясенең аерым закон актларының кредит килешүе, заем килешүе шартларын үзгәртү үзенчәлекләре өлешендә үзгәрешләр кертелде.Кертелгән үзгәрешләр нигезендә, гражданнарга, шәхси эшкуарларга һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектларына кредит каникуллары сорап мөрәҗәгать итү мөмкинлеге озайтылды.Флүзә КӘЛИМУЛЛИНА,прокурорның өлкән ярдәмчесе.