Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Кояш сеңелләре басуында

Ә бу юлы... Форсаты чыкмады – байтак кайтмый торганнан соң гына юлга кузгалдык. Машина җитез җилә. Менә юлның хәвефле өлеше – Репьевка тавын да мендек һәм... күз алдында гүзәл манзара ачылды. Юлның ике ягыннан да офыкка барып тоташкан басуларда елмаеп, көнгә багып, кояш сеңелләре – көнбагыш чәчкәләре утыра. Мең, йөз мең, миллион, исәпсез! Серлеләр, нәфисләр, матурлар! Тыйнак кына башларын игәннәр. Зурраклары бар, нәниләре... Ә таҗлары – алтын сары, ник бер тап булсын! Сары матур, сары матур,Сары матур сайласаң,дип юкка гына җырламыйлар шул. Менә бит Ходайның кодрәте, узган ел чүп үләне баскан, иләмсез басу гүзәллек дөньясына әйләнгән дә куйган. Монда хуш ис, монда рәхәт бер һава, монда күңелне иркәли торган гаҗәеп бер халәт. Туган җир туфрагыннан сут, көч туплап, нәзек җилләргә иркәләнеп, шифалы яңгыр суларын эчеп, көләч кояштан җылылык, нур алып үскәнгә алар шулкадәр нәзакәтле, гүзәл инде ул.Сокланып караган саен карыйсы килә үзләренә, чын матурлыкны йөрәгең белән тоюдан, күзләрең белән күрүдән күңел нечкәрә. Исраф булып елап яткан басуларның хәлен аңлап, кем бу игелекле эшне башкарды икән, дигән сорауга җавап табасы, шул Ходай бәндәсенә һич югы күңелдән генә булса да рәхмәт укыйсы, изге теләкләр телисе килә. Хәер, кем булса да, матур күңелле кешедер ул.Матур күңелле кеше генә матур хыяллар, матур ниятләр белән яши. Матурлык кына матурлык тудыра. Көнбагыш басуына карап, чәчәкләрне күзләрем белән иркәләп, уйлар агымына биреләм. Әйе, бер нәрсә дә мәңгелек түгел, бу алтын сары чәчәкләрнең дә гомере – җәй гомере генә булыр, аннары алар көнбагышка әйләнер... Әмма алар әле, кыска гына чәчәк – гомерләрендә, юлдан үткән күпме кешегә матурлык бүләк итеп өлгерә. Балкып, янып, сокландырып яшәп кала. Кеше туганым, җиргә килеп киткән арада син дә күркәм эш-гамәлләрең белән матур, якты эз калдырырга ашыга күр....Ә сап-сары таҗлы, түп-түгәрәк йөзле, көләч көнбагыш чәчәкләре, күзләремне йомсам да, күз алдымнан китми. Үз итеп, серле елмаялар, күз кысалар, хуш ис тараталар. Үзләрен яратканны беләләр, күрәсең. Зәйфә САЛИХОВА.