Җәй – балаларның аеруча көтеп алган вакыты. Мәктәп укучыларын каникуллар җитү сөендерсә, бәләкәчләргә дә кояшлы җылы көннәр күп матур мизгелләр вәгъдә итә. Тик, ни кызганыч, нәкъ җәй көннәрендә балалар белән булган күңелсез очраклар саны да арта. Ачык тәрәзәләр – иң куркынычы Балаларны биеклектән егылып төшүдән саклау аеруча игътибар таләп итә. Табиблар әйтүенчә, бу – җәрәхәтләргә китерүче иң төп сәбәп. Гадәттә, балалар гараж, койма, агач башларыннан егылып төшә. Иң куркынычы – нәниләрнең биек йортлар тәрәзәләреннән килеп төшүе. Бу күп очракта ата-аналарның игътибары җитмәүдән килеп чыга. Бала ачыла торган тәрәзәләр янына бара, балконнарга керә алмаска тиеш. Тәрәзәләргә куелучы сетка хәвефсезлекне тәэмин итә алмый*Фаҗигане булдырмас өчен берничә кагыйдәне мотлак үтәргә кирәк:* Өйдә бала бар чакта тәрәзәләрне ачык тотмагыз* Бик игътибарлы булсагыз да, фаҗига килеп чыгар өчен бер секунд җитә.* Чебен-черкидән саклаучы челтәрләр куймагыз. Балалар аларга таянып, килеп төшә.* Баланы караучысыз калдырмагыз!* Бала тәрәзәне үзаллы ача алмасын өчен аларга блокираторлар урнаштырыгыз.* Тәрәзәне аз гына ачарга мөмкинлек бирүче фиксаторлар урнаштырыгыз.* Бала менә алмасын өчен тәрәзә яныннан бөтен мебельне күчерегез.* Әгәр балага тәрәзәдән нидер күрсәтәсез икән, аны ныклап тотыгыз, кинәт кенә хәрәкәтләнүенә әзер булыгыз, кулыгыз юеш булмасын.* Тәрәзәгә тимер рәшәткәләр урнаштырасыз икән, янгын була калса, тиз генә ачарга мөмкинлек булсын. Рәшәткәләрне, фиксаторларны белгечләр генә урнаштырырга тиеш!* Балконны ябып йөрегез* Ачык тәрәзәләр – иң куркынычы.Җәй көне күп ата-аналар ачык тәрәзәнең бала өчен үлем куркынычы белән янавын онытып җибәрә. Ә бит ел саен тәрәзәдән егылып төшеп, бик күп сабыйларның гомере өзелә. Тәрәзәдән килеп төшү – балалар имгәнү һәм үлеменең иң еш очраган сәбәпләре.Су һәм кояш файда гына китерсен, дисәгез...Җәй көне балаларның суда җәрәхәтләр алуы тагын да ешрак күзәтелә. Су кергәндә үзеңне ничек тотарга кирәклекне сабыйларына нәкъ ата-аналар өйрәтергә, елга-күл буйларында аларны бер минутка да күздән яздырмаска тиеш. Су кергәндә һәм чумганда кагыйдәләрне бозу еш кына төрле җәрәхәтләргә һәм хәтта батып үлүгә дә китерә. Балалар белән көймәдә, катамаранда йөзгәндә тиешле үлчәмдәге коткару жилетлары булсын. Өлкәннәр суда батучыга беренче ярдәм күрсәтә белергә тиеш!Эссе көннәрдә балалар кояшта озак булса, пешүләр һәм кояш сугулар да зур хәвеф белән яный. Кояшның югары активлыгы вакытында балаларны тышта озак йөртмәскә кирәк. Кояш ванналары алу өчен иң яхшы вакыт – иртәнге 10-11, кичке 17 сәгатьтән соң. Кояш астында баш киеме кию мотлак. Юл кагыйдәләрен белү мотлак! Велосипед, скейтборд, роликлы тимераяклар шулай ук күпсанлы җәрәхәтләргә китерә. Алар барысы да яшькә туры килергә тиеш һәм алардан файдаланганда махсус киемдә булу мотлак (шлем, тезне, терсәкне саклагычлар һ.б.). Бәхетсезлек очракларын кисәтү өчен балаларны тротуарда автомобиль транспортына каршы юл читеннән йөрергә өйрәтергә кирәк.Балалар юл аша чыгу кагыйдәләрен белергә тиеш: билгеләнгән урында светофорның яшел утына гына, юл читендә туктап, ике якка да карарга, өлкәннәрнең кулына тотынып чыгарга. Атларга, йөгерергә түгел* Өлкәннәр транспорт эчендә дә баланың хәвефсезлеген тәэмин итәргә тиеш. Көнкүрештә дә хәвеф сагалый! Пешүләрне кисәтү өчен балалар өлкәннәр күзәтүе астында булырга тиеш. Өсләренә кайнар чәй, аш, су аудармасыннар. Ризык әзерләгәндә, савыт-саба юганда, кер үтүкләгәндә бәләкәй балалар якын торырга тиеш түгел. Шырпы, зажигалка, шәм, петарда кебек әйберләр яшерелгән булсын.Ашамлык саклый торган савытларда медикаментлар, кер юу чаралары, кислоталар кебек нәрсәләр булмасын. Аларны балалар кулы җитми торган урыннарда саклау зарур. Нәниләрне вак предметлардан саклагыз. Ә инде электр розеткаларында махсус саклагычлар булырга тиеш.Әгәр балагыз каза күрсә, вакытында дөрес күрсәтелгән беренче ярдәм дәвалануны җиңеләйтә. Баланы тынычландырырга, үзегезнең дулкынлануыгызны күрсәтмәскә кирәк. Хәтта җәрәхәт җитди күренмәгән очракта да белгечкә күренү мотлак. Баш мие селкенү, кан саву кебек җәрәхәтләр башта бик сизелмәскә дә мөмкин. Нәниләргә – иң зур игътибар Дөньяга яңа гомер бүләк итү әйтеп бетермәслек шатлык та, шул ук вакытта зур җаваплылык та. Чөнки әле күп нәрсәне аңламаган һәм өлкәннәрдән башка яши алмаган сабыйны ярыйсы гына хәвефләр сагалап тора.Сабыйлар дөньяны “авыз аша” өйрәнә башлый. Аларга бар нәрсәне кабып, тәмләп карарга кирәк. Күңелсезлекләрне урап узар өчен вак, кыйммәтле, ярамаган нәрсәләрне бала кулы җитмәслек урынга алып куегыз.Гел генә “Ярамый!” дип тыеп тору да дөрес түгел. Хәвеф нәрсә икәнен ул үзе дә төшенергә тиеш. Моның өчен аның кулын чама белән генә кайнар чынаякка, энә кебек очлы әйбергә тидереп күрсәтсәгез була.* Аш плитәсе, кайнап торган чәйнек, утюг һәм башка электр җиһазлары балалы өйдә һәрвакыт күзәтү астында булырга тиеш.* Онытмагыз – бәләкәй балалар караваттан, тәрәзәдән, өстәлдән, баскычтан килеп төшәргә мөмкин. Моны кисәтү – өлкәннәрнең бурычы.* Балаларның көнкүрештәге юу-чистарту өчен кулланылган химик сыекчалар белән агулану очраклары да булып тора.* Балаларның сәламәтлегенә һәм гомеренә куркыныч белән янаган очракларны урап узар өчен хәвефсез мохит булдыручы чаралар күрергә кирәк. Бүген моның өчен күп җайланмалар да бар.* Розеткаларны, түбән торган телевизорның идарә панелен махсус япкычлар белән каплагыз.* Өстәл, тумбочкаларның очлы якларын йомшак нәрсәләр кидереп, урап куегыз.* Утыргычларны бала өстәлгә менә алмаслык итеп урнаштырыгыз. Савыт-сабаны бала кулы җитмәслек җиргә, өстәл уртасынарак куегыз.* Аш-су бүлмәсендәге шкафларны сабый ача алмаслык итегез. Плитәнең эчке конфоркаларында ашарга пешерегез.* Пычакларны яшереп куегыз.* Ванна бүлмәсе ябык торсын. Ванна эчендә су җыелып тормасын. Кырынгычларга, даруларга һәм башка хәвефле нәрсәләргә бала кулы җитмәсен.Балаларга игътибарлы булыйк* Аларның хәвефсезлеге безнең, өлкәннәрнең, дөрес гамәлләренә бәйле бит* Исегездә тотыгыз: балигъ булмаган балаларны тәрбияләү буенча бурычларын тиешенчә үтәмәгән өлкәннәр җаваплылыкка тарттырыла. Сабыйларыгызны саклагыз!
Җәй – балаларның аеруча көтеп алган вакыты. Мәктәп укучыларын каникуллар җитү сөендерсә, бәләкәчләргә дә кояшлы җылы көннәр күп матур мизгелләр вәгъдә итә. Тик, ни кызганыч, нәкъ җәй көннәрендә балалар белән булган күңелсез очраклар саны да арта. Ачык тәрәзәләр – иң куркынычы Балаларны биеклектән егылып төшүдән саклау аеруча игътибар таләп итә. Табиблар әйтүенчә, бу – җәрәхәтләргә китерүче иң төп сәбәп. Гадәттә, балалар гараж, койма, агач башларыннан егылып төшә. Иң куркынычы – нәниләрнең биек йортлар тәрәзәләреннән килеп төшүе. Бу күп очракта ата-аналарның игътибары җитмәүдән килеп чыга. Бала ачыла торган тәрәзәләр янына бара, балконнарга керә алмаска тиеш. Тәрәзәләргә куелучы сетка хәвефсезлекне тәэмин итә алмый*Фаҗигане булдырмас өчен берничә кагыйдәне мотлак үтәргә кирәк:* Өйдә бала бар чакта тәрәзәләрне ачык тотмагыз* Бик игътибарлы булсагыз да, фаҗига килеп чыгар өчен бер секунд җитә.* Чебен-черкидән саклаучы челтәрләр куймагыз. Балалар аларга таянып, килеп төшә.* Баланы караучыс